Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Андрей Губин: "Миңа табиблар инде күптән кул селтәде"

Андрей Губин: "Миңа табиблар инде күптән кул селтәде"

news_top_970_100
Андрей Губин: "Миңа табиблар инде күптән кул селтәде"
1990-2000 еллар эстрада йолдызы, "Зима-холода", "Звезды как она", "Милая моя далеко", "Мальчик бродяга" җырлары белән танылган Андрей Губинның халык күз алдыннан югалганына инде күп еллар. Ул шушы паузадан соң беренче тапкыр халык алдына чыкты.

Беренче каналдагы "Сегодня вечером" тапшыруында җырчы: "Миңа инде табиблар күптән кул селтәде. Мин инде күптән аяктан егылырга тиеш идем, әмма Андрюша тиз генә бирешми", - диде.

Губин үз тормышының яшәү белән көрәштән торганын әйтә, халык алдына чыкмавын шуның белән аңлата.

Андрей Губин Уфада яши, эшләми. Башкалар кебек үк "Магнит"ка йөри. Терелеп, карьерасын дәвам итәргә уйлый. Ул сәламәт вакытта эшләгән акчалары исәбенә яшәвен әйткән. Бу акчалар үзенә тагын ун елга җитәсен әйтә. 

Андрей Губин нерв системасына бәйле авыру - бит һәм күз мускулларуы тартышудан интегә. 

Җырчы урамда фанатлары тануы хакында сөйли, "берсе дә муенга асылынмый" дип шаярта. Әмма фотога төшерәләр икән. "Кибеткә барганчы 2-3 фотография, мин үз ипиемне эшләп табам. Кайтканда шулай ук". Шул рәвешчә, ул игътибар җитмәүгә зарланмый. Киресенчә, үзен танулары аны борчый. 

Андрей Губин элекке клипларын карарга яратмый. Үзенең хәзерге йөзен "битлек кигән кебек" дип бәяли. 

Андрей Губин 1974 елда Уфада туган. 

Андрейның рәсми рәвештә өйләнмәгән, балалары юк. Ике хатын-кыз белән рәсми булмаган никахта торган.

Елизавета белән ул метрода таныша, аңа багышлап ул "Лиза" җырын яза. Алар бергә яши башлаганда Андрейга 19, Лизага 17 яшь була. Андрей гастрольләргә йөри башлагач, Лиза аны ташлый, чит илгә китеп кияүгә чыга. 

Андрейның икенче хатыны - җырчы Людмила Кобевко (Люся), аңа багышлап Губин "Только Ты" җырын яза. Ул Люся белән 1,5 ел яши.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100