Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Андрей Малахов Ришат Төхвәтуллинның әти-әнисенә өй төзүе турында: «Син – чын молодец»

news_top_970_100
Андрей Малахов Ришат Төхвәтуллинның әти-әнисенә өй төзүе турында: «Син – чын молодец»
Зилә Мөбәрәкшина

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин «Привет, Андрей» тапшыруында туган ягы – Башкортстанның Карамалы-Гобәй авылы, әнисенә өй төзеп бирүе һәм музыка дөньясына ясаган беренче адымнарын сөйләде.

Алып баручы Андрей Малахов тапшыруның беренче минутларында ук сүзне Ришат Төхвәтуллинга бирде. Җырчы төрек җырчысы Таркан репертуарыннан «Dudu» җырын башкарды. Җырны башкарган вакытта Ришатка тапшыру кунаклары кушылып җырлап утырды, аның янына чыгып биеделәр.

Мин Карамалы-Гобәй авылында тудым, – дип башлады сүзен Ришат. – Авыл кечкенә булып тоела, минемчә, ул – Башкортстан Республикасында зур авылларның берседер. Гаиләбездә һәрчак музыкаль мохит иде, чөнки әнием авыл клубында эшләде. Мин сәхнәдә үстем, дисәм дә була.

Тарканның шушы җырын ишеткәндә, миңа 11 яшь иде, аның әлеге җыры аша бөтен дөнья Төркия турында белде, –диде җырчы.

Аннан соң Карамалы-Гобәй авылында төшерелгән сюжетны тәкъдим иттеләр. Видеоязмада Ришат Төхвәтуллинның әнисен – Розалия Төхвәтуллинаны төшергәннәр. Сюжет башында ул татарча җырлый башлый һәм камырдан милли ризык пешерә:

Ирем колхозда эшләгәндә йорт бирделәр. Хәерче яшәдек, әмма бу – тормышны алып барырга бер дә комачауламады. Ришат улым – икенче балам, икенче бәхетем. Ришат беркайчан да бер эштән йөзен чөермәде, баш тартмады. Терлекне дә карады, бакчада, өйдә дә эшләде, ярдәм итте.

Ришат 16 яшендә, музыка көллиятенә укырга керергә дип, шәһәргә китте. Укыганда аңа кыенга туры килде, без акча белән ярдәм итә алмадык. Яшьтән үк ул акча эшли башлады һәм безгә дә акчалата ярдәм итте. Соңрак безгә үзе дә өй төзеп бирде. «Үзегез өчен яшәгез!» – ди улым. Үзебез өчен яшәргә ияләнмәгән мин, эшләргә, хәрәкәтләнергә тиешмен, дим. Үзебезнең хуҗалыгыбыз, терлекләребез бар. Җәен бер сыердан икешәр чиләк сөт савам, кышын сөт азрак була. Ришат сөт ризыкларыннан өй каймагын һәм өйдә пешерелгән икмәкне ярата. Ул кайткан саен шушы ризыкларны әзерләргә тырышам, – дип сөйли Розалия Төхвәтуллина.

Әти-әниләргә өй төзеп бирү, алар бәхетле булсын өчен барысын да эшләү – күп яшьләр өчен үрнәк. Син – чын молодец, – диде Андрей Малахов.

Бай яшәмәсәк тә, бәхетле идек. Каникулда җәен һәрвакыт акча эшли идек. Шул вакытта мин үз-үземә сүз бирдем: «Алла теләсә, әти-әниләремә булышырга насыйп булсын иде», – дидем.

Әни ягыннан барлык туганнар диярлек гармунда, баянда уйный. Авылда укыгач, музыка мәктәбе юк иде. Шуңа күрә барысына үзлегемнән өйрәнергә туры килде. Музыка көллиятенә музыка мәктәбен бетергәннәрне генә алалар иде. Әти-әниләргә әйтмичә, 60 чакрымнан ераклыктагы Октябрьскидагы музыка көллиятенә укырга киттем. Әниләргә: «Туганнарга киттем», – дидем. Алар минем көллияткә укырга кергәнне белмичә дә калды. Ә авылда эш бетми, кайтмаганым өчен «эләкте» дә әле. Шулчак дөресен сөйләп бирдем.

Үзем белән гитара, баян, синтезатор тотып барган идем. Укырга теләгәнемне белеп, сизеп кабул иттеләр микән –белмим. Мин бу уен коралларында уйный беләм, – диде Ришат Төхвәтуллин һәм гитарада «Люби меня, люби» җырын уйнап күрсәтте. Соңрак ул «Ай, былбылым» җырын да башкарды.

Ләйлә Гайфуллина видеолары:

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100