Андрей Кондратьев: «Волонтерлар эшенә карата бернинди дәгъва да юк»
Татарстанда 15:00 сәгатькә сайлаучыларның 50,3 проценты тавыш биргән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, тавыш бирү штат режимында уза. Шулай ук тавыш бирү участокларында элемтә һәм электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр теркәлмәгән.
«Бүгенге көнгә «Ростелеком» видеокүзәтү системасында бер генә өзеклек тә теркәлмәде. Алдан ук 65 территориаль сайлау комиссиясенә генераторлар сатып алынды һәм урнаштырылды. Аларның барысы да тикшерелгән, эшкә әзер. ГАС «Выборы» системасына электр көчәнешенең үзгәрүе дә, электр энергиясе өзелүе дә тәэсир итмәскә тиеш. Шуңа күрә резерв генераторлар белән тәэмин итү дөрес карар булды. Аларның барысы да төзек хәлдә», – диде Андрей Кондратьев.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе мәгълүмати иминлек мәсьәләсенә дә тукталды. Аның сүзләренчә, Татарстанның веб-ресурсларына 537 тапкыр һөҗүм иткәннәр. «Һөҗүмнәрнең берсе дә сервислар эшенә зыян китермәде. Җитди очраклар теркәлмәде», – дип белдерде Андрей Кондратьев.
Андрей Кондратьев чыгышында волонтерларның эшен дә билгеләп үтте. Аеруча Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Арча, Мамадыш, Лениногорск һәм Казан волонтерларының нәтиҗәле эшләвен ассызыклады.
«Волонтерлар сәламәтлеге чикле сайлаучыларны, өлкән яшьтәгеләрне, пенсионерларны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны озатып йөри, участокта кирәкле урынны табарга ярдәм итә. Шул ук вакытта алар сайлау барышына катнашмый. Сайлаучыга кем өчен тавыш бирергә кирәклеген әйтергә, аның урынына бюллетень алырга яки бюллетеньне тавыш бирү кабинасына кадәр илтеп бирергә ярамый. Волонтерлар бу кагыйдәләрне яхшы белә, әлегә аларның эшенә карата бернинди дәгъва да юк», – диде ул.
- 18 сентябрь көнне Россия Федерациясе Федераль җыены IХ чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.