news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Андрей Кондратьев: Татарстанның сайлау системасы сайлауларга югары әзерлектә

news_top

Татарстаннның сайлау системасы алда торган сайлауларга югары әзерлектә. Бу хакта Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган брифингта республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде, дип яза «Татар-информ».

18, 19 һәм 20 сентябрьдә Россиядә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау уза. Парламент составына 450 депутат: федераль партия исемлекләре буенча 225 һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча шулай ук 225 депутат сайланачак.

Федераль партия исемлекләре буенча сайлау кампаниясендә катнашу өчен 80 кандидат кертелгән. Аларны 10 сәяси партия: «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия – Дөреслек өчен», «Яңа кешеләр», Пенсионерлар партиясе, «Россия коммунистлары», «Зеленые», Туры демократия партиясе һәм «Родина» тәкъдим итә.

«Татарстанда алты сәяси партиядән – 32 кандидат. Республикада Дәүләт Думасына сайлаулар уздыру өчен алты бер мандатлы округ булдырылды – Әлмәт, Мәскәү, Чаллы, Түбән Кама, Идел буе, Үзәк округлары», – диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Тавыш бирү көннәрендә Татарстанда шулай ук 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.

«Монда өч кандидат – КПРФ, ЛДПР партияләреннән һәм үз-үзен тәкъдим итүче кандидат. Муниципаль сайлауларда – 202 мандатка 557 кандидат. Биектау округында сайлаучылар иң күп бюллетень алачак, чөнки анда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда, Дәүләт Советына депутат сайлауда һәм муниципаль сайлауларда тавыш бирәчәкләр», – диде Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренчә, Татарстанда 2,9 миллионнан артык сайлаучы исәпләнә, аларның 43 меңе беренче мәртәбә тавыш бирәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар