Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев IХ чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Бу хакта республиканың Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Андрей Кондратьев Казанның №75 гимназиясендә урнашкан №146 сайлау участогында тавыш бирде. Шулай ук ул, участок сайлау комиссиясе әгъзалары белән аралашты һәм тавыш бирүне оештыру белән танышты.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сөйләгәнчә, сайлауда катнашу аның өчен мөһим шәхси вакыйга. Аның сүзләренчә, балигъ булганнан бирле ул бер тапкыр да бер сайлауны да калдырмаган һәм сайлау участогына килеп тавыш бирүне үз бурычы дип саный.
- Татарстанда Дәүләт Думасына сайлаулар өч көн – 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза. Сайлау участоклары көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.