Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Анда тере балалар елаша, ә мин берүзем». Авырлы хатынның баласы туар алдыннан гына үлгән

news_top_970_100
«Анда тере балалар елаша, ә мин берүзем». Авырлы хатынның баласы туар алдыннан гына үлгән
https://pixabay.com/

Курган перинаталь үзәгендә авырлы хатынның 39 атналык баласы карында үлгән. Ул баласының активлыгы кимүен 26 гыйнварда сизә, ләкин табиблар аны тынычландыра, имеш, туар алдыннан шулай була. Ләкин шимбә иртән бала селкенми башлый. Тикшерү аның йөрәге туктавын күрсәтә. Якшәмбе кичкә кадәр бу хатын карында үле бала белән йөри. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

30 яшьлек Оксана икенче баласын табарга җыена. Аның моңа кадәр йөккә узуы уңышлы булмый, яралгы формалаша башлагач кына һәлак була. Яңа туачак сабыена ул Макар дип исем кушарга хыяллана, аны күтәрү өчен гормоннар эчәргә туры килә. Ләкин 24 гыйнварда Оксана бала табарга җыенырга кирәк булуын аңлый. Ул сабыен Курган өлкә перинаталь үзәгендә тудырырга тиеш була.

«Бөтен анализлар һәм тикшерүләр күрсәткәнчә, бала белән бар да яхшы иде. Ул шушы көннәрдә туарга тиеш, ләкин чәршәмбе көнне мин бала тудыруны стимуллаштыру турында табибтан сорадым. Алар, стимуллаштыру кирәк булмый, дип аңлаттылар», – ди Оксана.

Пәнҗешәмбе көнне Оксана баланың активлыгы кимүен тоя. Икенче көнне табиб караганда, ул бу турыда табибка да әйтә. 

«Әйе, аналыкта урын аз, ул туарга әзерләнә. Шуңа күрә актив түгел», – ди табиб.

Шимбә иртән бала бөтенләй хәрәкәтләнми башлый. Оксана табибка бара, алар баланың йөрәк тибешен ишетми. УЗИ тоташтыргач, әле туарга өлгермәгән Макарның йөрәге туктавы ачыклана.

«Шимбә аның тере булмавы ачыкланды. Мин аны якшәмбе кич кенә тудырдым. Хәзер палатада үзем генә ятам. Коридорда тере балалар елый, кычкыра, ә мин берүзем», – ди ул.

Хәзер Оксана хастаханәдән чыга, бала мәетен чәршәмбе бирәләр. Аны ярырга алып киткәннәр. Оксана әлегә тикшерүчеләргә мөрәҗәгать итәме-юкмы икәнен әйтә алмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100