Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Анда мәхшәр!» Кешеләр утырып әйләнгәндә, карусель җимерелә – видео

news_top_970_100

Оренбург өлкәсендә «Цепочка» дип аталган карусель җимерелде. Баштагы мәгълүматлар буенча, 1 бала үлгән, 20 бала тән җәрәхәтләре алган, дигән хәбәр чыккан иде. Бу – бер баланың бик нык авыр хәлдә булуы сәбәпле таралган мәгълүмат: аны башта һәлак булган, дип уйлаганнар. Бераздан төгәллек кертелде – рәсми мәгълүматлар буенча, 20 кеше каза күргән, 15 кеше госпитализацияләнгән, аларның хәлләре авыр. 1 хатын-кыз һәм 10 яшьлек бер бала бик авыр хәлдә, бала реанимациядә. 

Карусель дә, «Оренпарк» үзе дә әле күптән түгел генә ачылган булган.

Карусельдә балалар әйләнгән вакытта, конструкцияләрнең бер өлеше балалар белән бергә җимерелеп төшкән. Хәзерге вакытта коткару эшләре бара.

Карусель җимерелгән мизгел видеога эләккән.

«Орендей» сайты язуынча, бу – утыргычлары чылбырлар белән эләктереп куелган карусель булган. Әйләнгән вакытта конструкциянең бер өлеше җимерелеп төшә, һәм утыргычлар белән бергә балалар да аска коела. 3 бала һәм 5 өлкән кеше авыр хәлдә, дип яза сайт.

«Күңел ачарга дип килгән идек, күз алдыбызда тулы көченә әйләнгән карусель ишелеп төште. Анда шундый мәхшәр – кешеләр тимер коймаларга, асфальтка коелышты», – дип сөйли шаһитлар. «Телеграм» каналларда карусель җимерелүгә үк төшерелгән видеолар чыкты. Анда бер хатын, ачынуыннан сүгенә-сүгенә һәм елый-елый, видеога төшерә. Кешеләр тимер конструкция арасына кереп кысылган баланы коткармакчы була. 

Аттракцион 250 сум торган. Көн 27 градус җылы да булгач, «Степной» дип аталган районда урамга чыккан кешеләр күп булган. «Без улым белән паркка барган идек, – дип сөйләгән Кристина. – Карусель тулысынча тулды диярлек, кеше күп, урын җитми иде. Шуңа күрә без утырмаска булдык, читкә барып, туңдырма алдык. Безне шул коткарды да. Ярты минут та үтмәде – аттракцион әйләнә башлады, аннары шатыр-шотыр килгән тавышлар ишетелде. Аннары конструкция җимерелде. Кешеләр утырган утыргычлары белән коточкыч тизлектә аска егылып төште һәм шул утыргычлары белән тәгәрәп киттеләр – алар бит анда каеш белән бәйләп куелган. Бу коточкыч күренеш иде!»

2021 елда «Аэротруба» дигән аттракционда бу паркта бер кеше инде егылып тән җәрәхәтләре алган булган. Шулай ук карусельдән дә егылган балалар булгалаган.

Шәһәр мэры 2018 елда бу паркны ресторатор Александр Марининга биргән булган. Әмма бераздан аны кире тартып алганнар һәм Анзор Бифов, Эмма Шогенова дигән эшмәкәрләргә биргәннәр. Алар «Оренпарк» дип атаган һәм шәһәр халкына «онытылмас ял» вәгъдә иткән. Шәһәр мэры моның куркынычсыз булуын әйткән, эшмәкәрләр 600 миллион сум керттек дип сөйләгән. Шәһәр халкы бәяләрнең кыйммәтләнүенә зарланган. Паркта газоннарны да тәртипкә кертмәгән эшмәкәрләр. Ә бәяләрне күтәргәннәр. Вәгъдә ителгән аттракционнар да куелмаган. Ә хәзер шәһәр халкы ярый әле куймаганнар, дип яза.

Соңрак билгеле булганча, карусель җимерелүнең сәбәбе – механизмның төзек булмавы. Бу хакта Оренбург шәһәре матбугат хезмәте белдерә. 20 кеше каза күргәне билгеле, аларның 15е – балалар. Шәһәр мэры Сергей Салмин аттракционның иминлегенә гарантия биргән компаниягә «күп сораулар бар» дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100