Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анатолий Чубайс «Роснано»да бүген соңгы көнен эшләвен әйтте

Анатолий Чубайсның отставкасын Кремльдә «табигый процесс» дип атадылар.

news_top_970_100
Анатолий Чубайс «Роснано»да бүген соңгы көнен эшләвен әйтте
http://kremlin.ru

«Роснано» башлыгы Анатолий Чубайс бүген әлеге компаниядә соңгы көнен эшли. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Анатолий Чубайс бүген, 3 декабрьдә, 2020 елгы Наноиндустрия предприятиеләре конгрессында чыгыш ясады. «Шулай булып чыкты инде, бу минем өчен соңгы конгресс һәм компаниядә соңгы эш көнем», — диде ул.

Моңа кадәр Россия Хөкүмәте Хәрби-сәнәгать комиссиясе (ВПК) коллегиясе рәисенең беренче урынбасары Сергей Куликовны киләсе биш елга «Роснано» җитәкчесе итеп билгеләү турында директиваны раслады.

Министрлар Кабинеты исә Чубайсны «Роснано» башлыгы вазифасыннан вакытыннан алда җибәрү турында карар чыгарды.

Анатолий Чубайсның «Роснано» башлыгы вазифасыннан отставкасын Кремльдә «табигый процесс» дип атадылар. Бу турыда Спутник радиосы хәбәр итте. 

«Анатолий Борисович „Роснано“ белән шактый күптән идарә итә инде, ул „Роснано“ны оештырды да.  Аның „Роснано“ башлыгы вазифасыннан отставкасы табигый хәл, бу ротация процессы», — ди Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Дмитрий Песков Чубайсның яңа эше турында белмәвен дә әйткән.

Анатолий Чубайс 1955 елның 16 июнендә Белоруссиядә туган. Икътисад фәннәре кандидаты. 

1992 елда Чубайс идарә иткән Дәүләт милек комитеты приватизация программасын төзи һәм аны техник яктан әзерли.

1993 елда ул Россия Дәүләт Думасына депутат булып сайлана.

1994-1996 елларда Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары була.

1996 елда «Гражданнар җәмгыяте» фондын төзи, шуның нигезендә Борис Ельцинның сайлау алды штабы эшли башлый.

1996 елның 15 июлендә Чубайс Россия Президенты администрациясенең җитәкчесе итеп билгеләнә.

1997 елда Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары, шул ук вакытта финанс министры да була. Аннары министр вазифасыннан азат ителә, Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары гына булып кала.

1998 елның 23 мартында бу вазифадан азат ителә. РАО «ЕЭС России» директорлар советы составына сайлана, аннары 2008 елга кадәр идарә рәисе була. 

2008 елның 22 сентябрендә «Роснано» генераль директоры итеп билгеләнә. 

Анатолий Чубайс өченче хатыны — телевидение алып баручысы һәм режиссер Авдотья Смирнова белән рәсми никахта. Аның беренче хатыныннан улы һәм кызы бар.

Анатолий Чубайсның тулы биографиясен РИА Новости сайтыннан карап була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100