Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җанатар Гөлфизә апа: «Мине хоккейчылар «тетя Галя» дип йөртә»

Елына бер тапкыр барлык җанатарлар аеруча хоккей белән яши башлый. Бер ай дип плей-оффны истә тотып әйтәм. Плей-офф уеннарына барысы да йөрергә тырыша. Ә менә Гөлфизә апа «Ак Барс»ның бер уенын да калдырмый, хәтта чит шәһәрләргә бара икән.

news_top_970_100
Җанатар Гөлфизә апа: «Мине хоккейчылар «тетя Галя» дип йөртә»
Алсу Гыйльманова

«Ак Барс» белән «Нефтехимик» плей-офф сериясенең икенче уенында трибуналарда хоккейның тугры җанатары Гөлфизә Камалиеваны очраттым. Ап-ак яулыктан, түбәтәй кигән, күкрәгендә төрле-төрле командаларның билгеләре беркетелгән бер матур гына апа ул. Түбәтәендә ялтыравыклы сәйлән белән «Ак Барс» дип чигелгән.

Уен башланганчы бераз Гөлфизә апа белән әңгәмә корып алдык. Аңа быел 65 яшь тула икән, хәзерге вакытта лаеклы ялда, моңарчы 25 ел типографиядә эшләгән.

Гөлфизә апа «Ак Барс» өчен 2017 елдан җан ата. Хоккейга да бик кызык итеп кереп киткән.

Апаем һәм аның кызы хоккей җанатарлары, — дип башлады сүзен Гөлфизә апа. — Бер тапкыр апаем авырып, уенга бара алмады. Кызын үзен генә җибәрәсе килмәде, мин аның белән бардым. Бардым да, шул вакытта бирле бер уенны да калдырганым юк.

Өй уеннарына гына түгел, ул чит шәһәрләрдәге, хәтта чит илләрдәге уеннарга йөри икән. Мәсәлән, узган елның декабрь аенда Швейцариянең Давос шәһәрендә «Яшел Дерби» узды, Гөлфизә апа шунда да барырга җитешкән. Аннан тыш, ул тагын «Ак Барс» системасының кече командаларының уеннарына йөри: «Күптән түгел Красноярскига «Барс» командасының уенына барып кайттым», — диде. Күкрәгендәге төрле билгеләрне дә ул үзе барган шәһәрләрдән җыеп кайткан.

Яраткан уенчыгыз кем? — дип сорагач, Гөлфизә апа:

Мин аларның барысын да яратам. Алар минем өчен бертигез. Бүген җиңсәләр, мин дә алар белән сөенәм, җиңеләләр — миңа да моңсу, — дип төгәл җавап бирә алмады.

Сез бит ничәнче сезон Казан клубы артыннан күзәтәсез, барыбер нинди дә булса уенчыны аерып әйтә аласыздыр инде, — дигәч кенә, Гөлфизә апа бирешкәндәй болай дип өстәде:

— Мин Азеведоны бик яратам. Ул шундый кечкенә, елгыр һәм җитез». Шулай ук, Алексей Потаповны һәм Атте Охтамааны аерып әйтә алам. Әлеге хоккейчылар хәзер «Ак Барс» өчен уйнамасалар да, аларның уеннарын барыбер күзәтәм. Миңа хәзер Михаил Глухов ошый башлады. Беләсезме, ул шундый гади, аралашучан һәм мәрхәмәтле, йолдызлык чире дә юк үзендә.

Барлык хоккейчылар да Гөлфизә апаны беләләр икән.

Мине уенчылар «тетя Галя» дип йөртәләр. Ә менә җанатарлар секторында мине «Гөлфизә апай» диләр. Беләсезме, уен булмаса, нәрсәдер җитмәгән кебек миңа. Бу җирем авырта башлый, тегесе авырта, кан басымым күтәрелә. Хоккей булган көнне аякларым да сызламый, кан басымым да тәртипкә килә, йөгерә-йөгерә хоккейга китәм, — дип сөйләде ул.

 «Ак барс» хоккей командасының менә шундый ачык күңелле, тугры җанатары бар. Сезнең кебек җанатарлар күбрәк булсын иде, Гөлфизә апа!



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100