Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анасыннан үч алу өчен, нәни кызга ротвейлер этен өстергәннәр

news_top_970_100
Анасыннан үч алу өчен, нәни кызга ротвейлер этен өстергәннәр
Фото: https://vk.com/irk.sledcom

Иркутск өлкәсенең Тайшет шәһәрендә табиблар 1,5 яшьлек кыз баланың гомерен саклап калу өчен тырыша. Балага ротвейлер этен өстергәннәр. Бала чак кына исән калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ротвейлер эте бәйдә тора. Тик аны хуҗасы ычкындыра һәм сабыйга өстерә. Якынча белешмә буенча, хуҗа этне махсус рәвештә балага һөҗүм иттерә. Эт баланың битенә, муенына тешләрен батыра – бала бик каты яралана.

Тикшерүчеләр бу ир-атка карата җинаять эше ачкан.

Баланың анасы тикшерүчеләргә сөйләгәнчә, барысы да талаш аркасында килеп чыккан. 2 майда бу хатын танышы янына кунакка килә. Ул, хәмер эчәргә килгәндә, баласын да үзе белән ала. Табын корып утыргач, ир-ат һәм хатын-кыз талаша, аннары сугышалар. Әни кеше баласын баскыч төбенә алып чыга һәм такси чакыра. Ләкин ярсыган ир-ат үч алырга була – ул ротвейлер этен балага өстерә, үзе баланың анасын кыйный башлый. Хатын ирдән котыла, баласын эттән йолкып ала һәм машинага кереп утыра. Ул баланы хастаханәгә алып барырга сорый.

Хастаханәгә килгәч, табиблар бу хәл турында полициягә хәбәр итә. Бирегә тикшерүчеләр килә. Тикшерү барышында агрессив этне юк итәләр, дигәннәр Тикшерү комитетында.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарланган.

«КП» хәбәрчесе эт талаган баланың гаиләсе турында белешкән. 35 яшьлек хатын кияүдә түгел, ул баласы белән туганнарында яши. Гаилә хисапларда тормый.

«Бала яши торган өйдә кирәкле бар әйбер – азык-төлек, тиешле үлчәмдә һәм сезонга туры килә торган киемнәр, аерым йокы урыны, шөгыльләр өчен урын һ.б. бар», – дигән сайт чыганагы.

Баланың биологик атасы турында белешмә юк, диелә хәбәрдә.

Фото: © https://irk.sledcom.ru/

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100