Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Анасын кимсеткән өчен үпкәләгән»: 11 яшьлек малай 12 яшьлек дустын үтерүен әйткән

news_top_970_100
«Анасын кимсеткән өчен үпкәләгән»: 11 яшьлек малай 12 яшьлек дустын үтерүен әйткән
Фото: https://krk.sledcom.ru

Красноярск краеның Ачинск шәһәрендә 12 яшьлек Д. югалган. Хәзер 11 яшьлек дусты Д.ны үтерүен әйткән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Д.ның атасы сүзләренчә, югалган көнне ул аларга килгән һәм тавык кетәклегендә кунган. Үтерүдә гаебен таныган малай яши торган йорт бакчасы артында кан эзләре табылган.

Яшь җинаятьченең канын экспертизага алганнар. Ул үзе наркотиклар да, хәмер дә кулланмавын сөйләгән.

Күрше хатын сүзләренчә, үтерүдә гаебен таныган малай үз ихтыярында үсә, ул еш кына агрессив була, сүгенә.

12 яшьлек Д. 16 ноябрьдә югала – ул көндез мәктәптән әйләнеп кайтмый. Әнисе чаң суга, баласын эзли башлый. Үзләре эзләп таба алмагач, алар полициягә мөрәҗәгать итә. 18 ноябрьдә баланың мәетен елгада табалар, диелә хәбәрдә.

Д.ның мәетендә пычак кадаган эзләр була. «Мәеттә көч кулланып үтерү эзләре бар. Якынча белешмә буенча, пычак эзе», – дигән телеканал чыганагы.

Россия Тикшерү комитетының Красноярск крае буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, тикшерү барышында шәхси йорт тирәсендә кан эзләре, кан табы булган предметлар, бакчада югалган баланың рюкзагы, шулай ук көрән төсле эзләр булган арба да тапканнар. Үсмерне үтерүдә аның яшьтәше һәм яшьтәшенең үги атасы шикләнелә. Тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

«КП-Красноярск» белешмәсе буенча, 11 яшьлек малай гаебен таный. Аның сүзләренчә, дусты аның анасын кимсетә торган сүзләр әйткән, шуннан соң ул анасы өчен бик үпкәләгән. Янда гына ята торган балтаны алган һәм дустын үтергән.

Югалган малайның анасы сүзләренчә, ул моңа кадәр дә өйдән чыгып киткәләгән булган. Тик шулай да гаиләне опека органнары яхшылар рәтенә кертә, алар хисапта тормый. Малае 16 ноябрьдә югала, әни кеше полициягә 17 ноябрьдә төнлә белән генә мөрәҗәгать итә.

Югалган баланы 100дән артык кеше эзли. Аның мәетендә пычак һәм балта эзләре була, дип яза «Комсомольская правда». 12 яшьлек малай дәрестән соң 11 яшьлек дустына барырга мөмкин дип фаразлыйлар, аннары 11 яшьлек малайдан шикләнә башлыйлар. Аларның өе нәкъ менә мәет табылган елга янында була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100