Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анасы кирәкми дә: ике ата тычканнан тычкан баласы тудырганнар

news_top_970_100
Анасы кирәкми дә: ике ата тычканнан тычкан баласы тудырганнар
"Татар-информ" архивы

Галимнәр ике ата күкәй күзәнәктән генә ясаган эмбрионнан тычкан баласы туган. Аның анасы бөтенләй юк. Шулай итеп, ана затның генетик материалыннан башка гына, ике ир җенесе ярдәмендә сәламәт нәсел алу мөмкинлеген экспериментта исбатлаганнар. Әлбәттә, кешеләр катнашында кабатлар өчен, әлеге тикшеренү зур юл узарга тиеш, дип яза smotrim.ru.

Тикшеренүчеләр ата тычканнарның күзәнәкләреннән ана җенес күзәнәкләре (күкәй күзәнәк) ясаган һәм шуны аталандырганнар. Аннары эмбрионнарны ана тычкан корсагына утыртканнар. Аларның бер өлеше сәламәт, нәсел калдыра алырлык токым биргән.

Әлеге казаныш турында Лондонда Кеше геномын редакцияләү буенча халыкара өченче саммитта сөйләгәннәр. Нәтиҗәләр статья рәвешендә бастырылмаса да, алар гаҗәеп, диелә хәбәрдә.

Шунысы искәртелә – мондый технологияләрне кешеләрдә куллануга әлегә бик ерак. Ләкин бу ысул баласызлыкның кайсыбер сәбәпләрен дәваларга, бер генә ата яки ананың эмбрионнарын кулланырга да мөмкинлек тудыруы ихтимал. Техника медицинада кулланудан әле бик ерак, дип, берничә тапкыр искәртелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100