Анасы ике көнгә ташлап чыгып киткән тугыз айлык бала ачлыктан үлгән
Кызы һәм өч оныгы янына хәл белешергә килгән әби сабый мәетен күреп ала.
Чиләбе өлкәсендәге Златоуст шәһәрендә буш фатирда бала мәете табылган. Аны оныклары янына дип килгән әби кеше күреп алган. Ул кызы һәм өч оныгы янына хәл белешергә килгән булган. Мәрхүм баланы анасы ике көнгә ташлап чыгып киткән. Бу турыда URA.ru сайты хәбәр итте.
21 октябрьдә бу хатын олы улын үзе белән алып, өйдән чыгып китә. Ул тагын ике баласын - өч яшьлек кызын һәм тугыз айлык улын өйдә үзләрен генә калдыра. Ике көннән өйгә кайткач, хатын тугыз айлык баланың үлгәнен күрә. Шуннан соң ул исән калган нәни кызын ала да өйдән чыгып китә.
"Әлеге вакыйганы хокук саклау органнары һәм балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия тикшерә. Балаларны гаиләдән алып киткәннәр, алар приютта", - дип сөйләгән Чиләбе өлкәсендә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Буторина.