Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Анасы эчә, атасын яшен сукты». Рус теле укытучысын өендә чәнчеп үтергәннәр

news_top_970_100

Новосибирск өлкәсендәге Никольское авылында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Перкованы үз өендә чәнчеп үтергәннәр. Пенсионер хатын элек шушы авыл мәктәбендә укыта, аның 40 еллык укытучы тәҗрибәсе һәм күп бүләкләре бар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 10 мартта була. Бер егет пенсионер хатынның өенә керә, хатын йокыдан уяна. Тикшерүчеләр ачыклаганча, егет укытучы хатынның муенына пычак кадый һәм ноутбугын алып чыгып кача.

«Аны иртән күршеләре таба. Полиция чакыралар. 8 машина килә», – ди авылдашлары.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, җинаятьтә биредә яшәүче 18 яшьлек егетне гаеплиләр. Ул моңа кадәр дә шундый җинаять өчен хөкем ителгән булган.

«Ул Татарскида да ноутбук урлаган. Аны хөкем иттеләр, шартлы срок бирделәрме әллә утыртып куйдылармы – билгесез», – ди авыл халкы.

Бу егет начар гаиләдән булуын билгеле. Аның апасы да бар.

«Аның анасы эчә, әтисен яшен сугып үтерде бугай», – дип сөйли авыл халкы.

Хәзер бу егеткә гаепләү белдерелгән, ул СИЗОда утыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100