news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Анасы белән өйдә калган баланың мәетен ваннада тапканнар

Кичке якта эштән кайткан әти кеше баласын ваннада тапкан, әнисе исә чыгып качкан.

news_top
Анасы белән өйдә калган баланың мәетен ваннада тапканнар

Мәскәүнең Ясенево районындагы бер йортта бала мәете табылган. Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча идарәсе нәни бала үлеме буенча җинаять ачкан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 8 октябрьдә кичке якта эштән кайткан ир-ат баласының мәетен таба. Нәни бала су тутырылган ваннада ята. Аның өс киемнәре дә салынмаган була.

Бала белән өйдә әнисе калуы билгеле. Тик ул фатирдан чыгып киткән. Хәзерге вакытта бу хатынның кайда булуын ачыклыйлар.

Җинаять эше «Нәни баланы үтерү» маддәсе буенча ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар