news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Анасы аркасында сабый янып үлә язган

Баланың хәлен табиблар стабиль катлаулы дип бәяләгән.

news_top
Анасы аркасында сабый янып үлә язган
Тамбовта сабый коляскада янып үлә язган. Фаҗига ана кешенең тәмәке тартуы аркасында булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Твиттердагы рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 19 яшьлек ана балконда тәмәке тарткан. Бу вакытта аның янында коляскада ике айлык улы да булган.

Тәмәке уты төшеп, коляска яна башлаган. Сабый тәненең 12 проценты пешкән. Хәзер ул реанимациядә ята. Баланың хәлен табиблар стабиль катлаулы дип бәяләгән.

Бу вакыйга буенча тикшерү эшләре бара. Баланың туганнарын, күршеләрен сораштыралар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар