Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Анастасияне клиникада тотуның мәгънәсе юк». Заворотнюкны якыннары өенә алып кайткан

Актрисаны клиникадан алып кайтуның сәбәпләре әлегә төгәл билгеле түгел.

news_top_970_100
«Анастасияне клиникада тотуның мәгънәсе юк». Заворотнюкны якыннары өенә алып кайткан

Россия басмалары актриса Анастасия Заворотнюкның клиникадан чыгарылуы турында яза. «МК» сайты, актрисаны якыннары өенә алып кайткан, дип хәбәр итә.

News.ru сайты язуынча, «Анастасияне клиникада тотуының мәгънәсе юк». Аның хәле стабиль һәм ул өендә дә дәвалану алырга мөмкин. Аның хәле яхшырмый да, начараймый да, шул сәбәпле башка төрле дәвалау схемасы кирәк дип тапкан якыннары. Чөнки Россия клиникасында дәвалау барыбер зур акчалар сорый, шуңа да Заворотнюкны АКШта дәваларга дигән карарга килгәннәр.

«Версия» язуынча, АКШ клиникасы Заворотнюкны моңарчы булмаган, эксперименталь ысул белән дәваларга тәкъдим иткән. Әмма актриса АКШка оча аламы — анысы билгесез.

Сентябрь аенда гаммәви мәгълүмат чаралары Анастасиянең дусты Андрей Разинга сылтама белән актрисаның хәле бик авыр дип хәбәр итте.

Анастасиядә Жанна Фрискедагы кебек яман шеш, глиобластома табылган. «Настяның якыннары аның белән хушлашырга әзерләнә. Бу бик авыр. Ул кызы туганга шундый сөенгән иде, тормышы җайлана гына башлаган иде», — дип сөйләгән Разин «КП» басмасына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100