Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анастасия Заворотнюкны соңгы юлга озаттылар

news_top_970_100
Анастасия Заворотнюкны соңгы юлга озаттылар

Бүген Мәскәүдә актриса Заворотнюкны соңгы юлга озаттылар. Ул 5 елга сузылган көчле авырудан соң (яман шеш) вафат булды.

Заворотнюк белән хушлашу Покров монастыренда узган. Фотолардан күренгәнчә, хушлашырга теләүчеләрнең иге-чиге юк. Күпләр Анастасияне «Моя прекрасная няня» сериалындагы төп рольдән белән һәм аны шулай дип атыйлар да. Актриса белән хушлашырга президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков та килгән. Цирк директоры Эдгар Запашный аның тырыш, ихтирамлы булуын һәм кешеләр белән ызгышмыйча эшләвен билгеләп үткән.

«Ул миңа балачакны бүләк итте. Ул – минем өчен «прекрасная няня». Мин килмичә кала алмадым», – дип сөйли хушлашуга килгән бер егет. Ул Анастасия савыга алыр дип өметләнгәнен әйтә.

Татьяна Навка Анастасиянең бик нык авырган чакларында да төшенкелеккә бирелмәгәнен, көчле рухлы булып калганын сөйләгән.

Заворотнюкның табутын монастырьдан алып чыкканда кешеләр алкышлыйлар. Ул Троекуров зиратында, Валентин Гафт һәм Юрий Шатунов белән янәшә җирләнә, дип хәбәр итә Шот.

Анастасия Заворотнюкның гаиләсе – кызы Анна, ире Петр Чернышев, улы Майкл үзләрен нык тоталар, дип яза «ШОТ».

Анастасия Заваротнюк белән иң соңгы булып ире Пётр Чернышёв хушлашкан. Табутны кабергә иңдерер алдыннан, ул җиргә чүгәләп елап җибәргән.

Артистның каберенә чәчәкләр кую дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100