Анастасия Заворотнюкны кабат хастаханәгә салганнар
Анастасия Заворотнюкны кабат хастаханәгә салганнар
Кичә актриса, баш мие яман шеше белән көрәшүче Анастасия Заворотнюкны хастаханәдән чыгарганнар дип хәбәр ителгән иде. Анастасиянең хәле авыр, дәвалану тиешле нәтиҗәләр бирми дигән мәгълүмат билгеле булды.
Бүген исә аны кабат хастаханәгә салганнар. Ул яткан хастаханә нык авыр хәлле пациентларның хәлен җиңеләйтү юнәлешендә эшли, дип яза Лента.ру.
Баш мие яман шеше аркасында, актриса гәүдәсенең уң ягы параличланган, ул мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмый. Аңа эрготерапия һәм су процедуралары билгеләгәннәр.
Анастасиягә 48 яшь. Хәзерге вакытта артистканың якыннары һәм вәкилләре аның турында бернинди мәгълүмат бирми.