news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Анастасия Заворотнюк яшереп кенә өченче баласын тапкан

Анастасия Заворотнюк яшереп кенә өченче баласын тапкан

news_top
Анастасия Заворотнюк яшереп кенә өченче баласын тапкан

47 яшьлек Анастасия Заворотнюк өченче баласын тапкан. Җанатарлары өчен бу вакыйга бөтенләй көтелмәгән булган. Актриса үзе Инстаграмдагы сәхифәсендә журнал тышлыгы сурәтен куйган. Сурәттәге нәни кызга дүрт ай булгач кына, аның туу турында халыкка билгеле булган.

Анастасиянең ире — фигуралы шуучы Петр Чернышев. Мила — актрисаның өченче баласы. Беренче ире — бизнесмен Дмитрий Стрюков белән гаиләдә туган 22 яшьлек кызы Анна һәм 18 яшьлек улы Майкл бар.

Анастасия йөкле вакытын яшереп йөргән. Бу хакта бары туганнары гына белгән, дип язды «Московский комсомолец» сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар