news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Анастасия Заворотнюк өй тирәсендә урамга чыгып йөри башлаган

Ул 2019 елдан бирле тамашачы алдына чыгудан туктады.

news_top

Яман шеш белән авыручы актриса Анастасия Заворотнюк шәһәр читендәге йортында яши. Ул урамга йөрергә чыга башлаган. Бу турыда Teleprogramma.pro хәбәр итте.

Туганнары Заворотнюкны фотога төшерүләрен теләми. Шуңа күрә ул өй тирәсендә койма артында гына йөри. Әгәр Анастасиягә шәһәргә барырга кирәк булса, машина ишек төбенә кадәр килеп туктый, чит кешеләр артистканы күрмәсен өчен тырышалар.

Заворотнюк гаиләсе өйдә кунаклар да кабул итми, аңа вируслар ияртүдән куркалар. 

2019 елның җәендә матбугат чаралары Анастасия Заворотнюкның баш миендә яман шеш булуын хәбәр итә башлады. Башта актриса да, аның рәсми вәкилләре дә бу хәбәрне расламады. Шулай да Россия Президенты Владимир Путин белән генетик технологияләр турында сөйләшкәндә табиблар Заворотнюк диагнозын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар