Анастасия Волочкова «Давай поженимся» тапшыруында кәләштән кияү егетен тартып алган
...һәм аның белән Мальдив утрауларына ял итәргә киткән.

Анастасия Волочкова «Давай поженимся» тапшыруына бер геройның дусты сыйфатында килгән. Әмма Елена исемле кәләш өчен көрәшергә уйлаган бер кияү егетен бик ошаткан һәм аны тартып та алган. Бу хакта «Дневники звезд» инстаграм сәхифәсендә язганнар.
Волочкова Серегага үзенең матур формаларын мактаган, көнгә 4 тапкыр мәхәббәт белән шөгыльләнергә әзер булуы турында белдергән.
Мунча комплексы директоры булса да, фатир арендалап яшәүче Серега бу кадәр игътибардан бөтенләй йомшарган һәм Елена турында онытып, Волочкованы сайлаган. Соңрак социаль челтәрләрдә бу парның Мальдив утрауларында ял иткән фотосы пәйда булды.