Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Анапа белән Сочины бергә алганнан күбрәк»: Мәскәү пляжларында басып торыр урын да юк

news_top_970_100
«Анапа белән Сочины бергә алганнан күбрәк»: Мәскәү пляжларында басып торыр урын да юк

Мәскәүдә – аномаль эсселек. 6 августта күләгәдә +34 градус, бу – климатик нормадан 10 градуска югарырак. Соңгы 75 елда мондый хәл 3нче тапкыр күзәтелә икән. Иң эссе җәй – 2010 елга якынлаша язган, ул чакта +37,3 булган.

Халык пляжларга агыла икән. Машина куярга урын юк, пляжлар шулкадәр тулган – басып торыр урын да юк, дип язалар. Пляжларның чисталык буенча кагыйдәләргә туры килмәвен, бәдрәфләр, юыну урыны, ашау урыннары белән тәэмин ителмәвен исәпкә алганда, пляжларга бармаска киңәш итәләр, якын арада хастаханәләр инфекцион авырулар белән тулыр, дип фаразлыйлар.

«Анапа белән Сочины бергә алганнан күбрәк. Бу – коточкыч, килергә киңәш итмим», – ди видеоны төшерүче.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100