news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Анапа аквапаркында туристлар агуланган

news_top
Анапа аквапаркында туристлар агуланган
"Татар-информ" архивы

Анапа аквапаркында агуланган туристлар инде икенче тәүлек буена хастаханәдә ята. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

14 кеше кисәк кенә үзләрен начар хис итә башлый. Алар аквапарк хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә, аннары ашыгыч ярдәм чакыралар. Бу кешеләрне табиблар хастаханәгә алып китә.

Край оперштабы белешмәсе буенча, әлеге кешеләр аквапарк җиһазлары дөрес эшләмәү сәбәпле агуланган. Җиһазлар дөрес эшләмәгәч, суга хлор артык салып җибәргәннәр.

Урынга Анапа башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары да килгән. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

«КП» – Кубань» белешмәсе буенча, агуланган кешеләр саны шимбә көнне арткан. Алдагы көнне биредә 8 кешенең хәле киткән булган, аннары тагын 14 кеше авырый башлаган. Хәзер 9 кешене табиблар күзәтеп тора. Аларның хәле канәгатьләнерлек, дигән табиблар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар