Ананаслы салат рецепты
"Татар ашлары" социаль челтәр төркеменнән менә шундый җиңел һәм тәмле ананаслы салат рецептын тәкъдим итәбез.
Салат өчен: 200 г тавык ите, 200 г каты сыр, 1 сарымсак тырнагы, 1-2 кыяр, 200 г консервланган ананас, 100 г каймак, тәменчә тоз һәм борыч.
Кыргычның вак ягыннан сырны кырабыз. Ананас һәм кыярны шакмак рәвешендә турап чыгабыз. Пешкән тавык итен шулай ук шакмаклап турыйбыз. Сарымсакны изәбез. Барысын да бергә каймак белән болгатабыз. Тәменчә тоз һәм борыч салабыз.