news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ананаска тоз сипсәң ни була?

Тоз сипкәч, ананас баллырак булып тоела.

news_top
Ананаска тоз сипсәң ни була?
https://pixabay.com

Ананаска тоз сибеп җибәрсәң, ул баллырак була. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Ананас - витаминнарга һәм минералларга бай җимеш. Анда аксымнарны тарката торган фермент, клетчатка да бар. Шулай ук җиләк-җимеш кислоталары, аерым алганда алма һәм лимон кислотасы бар.

Ананаска тоз сипсәң, ул кислота белән реакциягә керә һәм аны нейтральләштерә. Шулай итеп безнең тәм тою рецепторлары өчен ананас баллырак булып тоела. Кислотаны нейтральләштергәч, ананасның әчелеге кими.

Башка җимешләргә дә тоз сибеп, кислотасын нейтральләштереп була. Грейпфрутны тозлап карагыз әле — ул да баллырак булып тоелыр. Тозлы лимон да йомшаграк була. Иң мөһиме — тозны чамалап кына сибегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар