news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Аналык миомасы эч кибүдән башланырга мөмкин

Аналык миомасы эч кибүдән башланырга мөмкин

news_top
Аналык миомасы эч кибүдән башланырга мөмкин
Чит ил табиблары ашказаны авырту аналыкта шеш үсүен белдерүче билге булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән. Бу хакта mednote.life порталы язып чыккан.

Әгәр эчегез озак вакыт авыртып йөри икән, бу эч күбү яки гастроэнтерит турында сөйли дигән инану бар. Әмма мондый спазмнар аналыкта миома билгесе дә булырга мөмкин икән.

Әгәр ашказанындагы авырту билгә дә күчә икән, эчегез кибә икән, менструация вакытында авырту сизәсез икән, мөгаен, миомага тикшеренергә кирәк, дип саный доктор Крис Стил.

Миома иң еш 30-50 яшьлек хатын-кызларда очрый.

"Без шешнең үсү сәбәпләрен төгәл белмибез, әмма бу турыдан-туры эстрогенга бәйле, чөнки менопаузадан соң миома кечерәя. Әгәр җенси җитлегү 11 яшькә кадәр булган икән, хатын-кыз эстроген йогынтысына ныграк бирешүчән. Бу ситуациядә миоманы кистергәч, ул яңадан үсәргә мөмкин", - дип аңлаткан доктор. 

Миомалар таза гәүдәле хатын-кызларда күбрәк очрый, чөнки май катламнары эстрогенның күпләп чыгуын тәэмин итә.

Миоманы дәваламасаң, хатын-кыз балага уза алмаска яисә, узган очракта да, баласы төшәргә мөмкин, дип кисәтә табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар