Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Анализлар бирмичә генә организмга тимер җитмәвен ничек белергә?

Еш кына тимер җитмәү гинекологик тайпылышлары булган урта яшьләрдәге хатын-кызларда яки балаларда күзәтелә.

news_top_970_100
Анализлар бирмичә генә организмга тимер җитмәвен ничек белергә?
pixabay.com/ru

Тимер — организмдагы иң төп микроэлементларның берсе. Ул ферментлар составына керә һәм кислород әйләнешендә, ДНК синтезында катнаша. Анемия булганда яки тимер җитмәгәндә иммунитет эшчәнлегендә өзеклекләр килеп чыга, шул сәбәпле тиренең, чәчнең һәм тырнакларның торышы начарлана. Анемия булганда тимер күләме төшү гемоглобинга тәэсир итә һәм шуның аркасында канда кислород әйләнеше бозыла. Бу хакта РИА Новости яза.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, организмга тимер җитмәүдән ике миллиардка якын кеше, ягъни, планетада яшәүче халыкның 30 процентка якыны интегә. Бу дөрес тукланмау аркасында килеп чыга. Еш кына тимер җитмәү гинекологик тайпылышлары булган урта яшьләрдәге хатын-кызларда яки балаларда күзәтелә.

Анемия репродуктив функцияне бозарга һәм йөккә узу белән проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Ул турыдан-туры яралгының авырлыгына, акыл үсешенә йогынты ясый һәм бала төшү куркынычын арттыра. Моннан тыш, тимер җитмәү хроник авырулар булганда да очрый.

Анемиянең төп билгеләре:

  • Көчле хәлсезлек һәм кислород җитмәү аркасында энергия булмау, йөрәк кагу;
  • Аз гына хәрәкәттән дә тын кысылу;
  • Баш авырту, хәтер белән проблемалар;
  • Агарып торган, коры тире, сынучан чәчәләр, тырнакларның катлам-катлам булып аерылуы, уртлар һәм авыз куышлыгы ялкынсыну;
  • Ис һәм тәм сизү үзгәрү, телнең шешенеп торуы һәм авыз эчендә дискомфорт, кайбер очракларда ирен читләре яргаланып бетү;
  • Менструация циклы бозылу;
  • Тынгысыз аяклар синдромы;
  • Акбур, келәй, туфрак кебек әйберләр ашыйсы килү.

Әлеге билгеләрнең берничәсе генә булса да, табибка күренергә кирәк.

«Анемия диагнозы куелганда составында тимер булган препаратлар билгеләү генә түгел, ә аның ни сәбәпле җитмәвен дә ачыклау мөһим. Бу куркыныч авыруларны, шул исәптән яман шешне дә булдырмый калырга ярдәм итә. Сәламәтлеккә куркыныч янавамын ачыклагач, тимер күләмен нормаль күрсәткечләргә кадәр җиткерергә була», — дип сөйләде диетолог Наталья Поленова.

Составында тимер булган препаратларны табиб рөхсәтеннән башка эчәргә ярамый!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100