Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аналары Яңа ел бәйрәм иткәндә сабый бала өйдә өшеп үлгән, абыйсы чак кына исән калган

news_top_970_100
Аналары Яңа ел бәйрәм иткәндә сабый бала өйдә өшеп үлгән, абыйсы чак кына исән калган
Фото: https://altai.sledcom.ru

Алтай Республикасының Майминский районының Подгорное авылында 3 гыйнварда шәхси йортта нәни бала мәете табыла. Ул салкында өшеп үлгән. Мәет янында аның 2 яшьлек абыйсы була, бу сабый чак кына исән калган. Бу турыда «Комсомольская правда» Россия Тикшерү комитетының Алтай буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 21 яшьлек хатын 2023 елның 31 декабрендә күрше авылга чыгып китә. Ул ике нәни баласын өйдә калдыра. Өйдә ашарга да берни юк, мичкә дә ягылмый. Сабыйларның берсенә 2 яшь, икенчесе 4 айлык була.

Әни кеше өйгә икенче көнне дә кайтмый. 3 гыйнварда балаларның бабасы килә, һәм ул малайларны таба. Бу вакытта 4 айлык сабый үлгән була инде, 2 яшьлек малай исә өшеп ята. Аны республика хастаханәсенә китерәләр, табиблар тиешле ярдәм күрсәтә, хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.

4 айлык бала салкында өшеп үлгән, дип фаразлыйлар.

Балаларның анасын Усть-Иша авылында табалар. Ул бу көннәрдә Яңа ел бәйрәм итеп яткан. Хәзер аңа карата җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100