Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ана» җыры — Винарис Ильегет 175 мәктәптәге фаҗига турында тетрәндергеч клип төшергән

Ни өчен җырчының яңа клибын радио-телевидениеләр ротациягә алырга теләми?

news_top_970_100
«Ана» җыры — Винарис Ильегет 175 мәктәптәге фаҗига турында тетрәндергеч клип төшергән
Рамил Гали

Ильегет 175 мәктәптә булган фаҗигадә балаларын югалткан аналарга багышлап, клип төшергән. «Ана» җыры бик тетрәндергеч, җанга үтәрлек килеп чыккан. Ләкин Винариска бер проблема белән очрашырга туры килгән: клипның тулы вариантын радио-телевидениеләр ротациягә алырга теләми. Бу турыда «Интертат» хәбәрчесенә җырчы үзе сөйләде. 

«175 мәктәптә булган фаҗигане мин бик авыр кичердем. Хәтта бу хәлләрдән соң кан басымым күтәрелеп, өч көн хастаханәдә ятып чыгарга туры килде. Мәктәп елларында ике дустым фаҗигале рәвештә һәлак булган иде. Әлеге җырны мин шуларны да искә алып, 25 ел элек, әле танылмаган вакытта, балаларын югалткан әниләргә багышлап яздырган идем. 175 мәктәптә балалар белән шушы фаҗига килеп чыккач, мин бу җырны исемә төшердем һәм «әйдә, яңартыйк әле» дип, Гүзәлиягә шалтыраттым. 

Җырның сүзләре һәм көе Гүзәлиянеке. Илдус Дәүләнов аңа бик матур яңа аранжировка ясады. Җырны яздырып, аңа клип төшердек. Ләкин безгә бу җырны радио-телевидениегә тәкъдим иткәндә бер проблема белән очрашырга туры килде. Күп кенә телеканаллар җырны ротациягә алырга теләми. «Безгә бу теманы куертырга ярамый», — дип клипны алудан баш тарттылар.

Нигә? Бу фаҗига булды, ул кешеләрнең күңелендә яши, бу факт. Без аннан кача алмыйбыз бит…

Клипның кайбер күренешләрен кисеп, кыскартканнан соң гына, берничә канал белән килешү төзи алдык. Клипта бик матур итеп әнисенең улын мәктәпкә озату, саубуллашу күренешләре бар иде. Аларның барысын да алып атарга туры килде. 

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу клипта бер генә профессиональ актер да төшмәде. Мин Камал, Тинчурин театры артистларына мөрәҗәгать иткән идем, берсе дә ризалашмады. Барлык күренешләрдә дә минем якын дусларым уйнады. 

Җырымны радио-телевидениеләр алмый дип борчылмыйм. Чөнки бүгенге интернет заманында ул клип үзеннән-үзе тарала. Миңа җыр турында бик күп уңай комментарийлар, хатлар язалар. «Еладым, үксем беттем, җанга үтәрлек клип», — дип комментарийлар калдыралар. Аны хәтта ротациягә алырга теләмәгән телеканал хезмәткәрләре дә үзләренең социаль челтәрләренә күчереп куйды. Тамашачым җылы кабул итте, алар аны танытачак та. Мине бу бик сөендерә», — дип сөйләде безгә Винарис Ильегет.  


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100