Ана янгыннан өч нәни баласын алып чыккан, дүртенчесен коткара алмаган
Коточкыч янгында 3 яшьлек сабый үлеменең сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерүчеләр эшли. Янгын вакытында өйдә дүрт баласы белән ана булган.
Башкортстанда бер авылдагы өйдә янгын чыккан. Әни кеше яңа туган баласын, 5 яшьлек кызын, 4 яшьлек улын өйдән алып чыгып китә алган.
Тик яна торган өйдә 3 яшьлек бала калган. Ана ул баласын коткара алмаган. Баланың мәетен соңыннан коткаручылар тапкан.
Гаилә уңай яктан гына сыйфатлана, дип яза proufu.ru сайты.