Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аңа хәбәр иткәннәрме – юкмы, белмибез»: Сибайдан мобилизацияләгән артистның улы туган

news_top_970_100
«Аңа хәбәр иткәннәрме – юкмы, белмибез»: Сибайдан мобилизацияләгән артистның улы туган
"Сибай город" Вконтакте төркемендәге видеодан скриншот

Башкортстанда узган елның сентябрендә мобилизацияләнгән Сибай концерт-театр берләшмәсе артисты Илнар Хатмуллинның улы туган. Сабый – әти-әнисенең беренче баласы. Бу хакта «Мой Башкортстан» басмасына 23 яшьлек егетнең хезмәттәшләре хәбәр иткән.

«Аның хатыны Фидалия һәм бала үзләрен яхшы хис итә. Малай туганын кичә белдек. Әтисенең элемтәдәме – түгелме икәнен, аңа улы туганын хәбәр иткәннәрме – юкмы икәнен белмибез», – дип сөйләгән Илнарның хезмәттәшләре.

Әлеге шатлыклы хәбәр белән яшь әти-әнине социаль челтәрләрдә якташлары да котлаган.

«Бала әтисе һәм әнисе белән үссен. Әнисенә һәм балага сәламәтлек һәм көч, ә әтисенең тизрәк өенә әйләнеп кайтуын телибез», – дип язган Миләүшә Габитова.

«Улы туу белән котлыйбыз. Әтисе исән-сау әйләнеп кайтсын. Улын күрсен, шатлансын», – дип язган Ярая никлы кулланучы.

«Котлыйбыз! Сәламәт булып үс, сабый!» – дип теләгән Зәйтүнә Искәндәрова-Ибраева.

"Сибай город Вконтакте төркемендә биюченең элекке чыгышын элеп куйганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100