news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ана тиешле хатын ике яшьлек кызын үтергәнче җәзалаган

Кыз бала үлеменә үги ата катнашы булырга мөмкин дигән фараз да бар.

news_top
Ана тиешле хатын ике яшьлек кызын үтергәнче җәзалаган
Башкортстанда яшәүче хатынны ике яшьлек кызын үтергән дип шикләнәләр. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Бу фаҗига турында агентлыкка Башкортстан буенча Тикшерү комитетындагы чыганак сөйләгән. Әлеге хатын бергә яши торган ире белән исерткеч эчемлекләр кулланган. Бер көнне хатын ике яшьлек кызын үтергәнче җәзалаган. Баланы ничек үтергәне турында хәбәр ителми.

Кыз бала үлеменә үги ата катнашы булырга мөмкин дигән фараз да бар. Бала елап, олыларга комачаулаган булырга мөмкин.

Балигъ булмаган бала үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. Бу турыда агентлыкка Башкортстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Хәзерге вакытта ана тиешле хатын сак астына алынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар