Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100

Таңсылу кич белән сыер савып, чиләкләрен күтәреп өйгә кереп килә. «Хәзер, чиләкләрне салкын суга утыртам да, бүгенгә эш бетә, Аллаһ боерса», – дип үзалдына сөйләнә.

Плитә янында чәй кайнатып утырган кайнанасы, чиләктәге сөтне күреп, көлемсерәп куйды. Таңсылуның моңа эче пошты.

Нәрсә, әни, гаеп итәсеңме әллә, әз сауган, дип? Ышанмасаң, чыгып тартып кара, тамчы да таммаячак.

Ярар, бәрелми тор әле син. Синнән көлмәдем лә, әстәгъфирулла.

Чиләккә карагачтын көлгәнгә әйтәм. Алай булмаса, гафу.

Таңсылу чиләген чоланда калдырды да, йөз кат бәйләгән шәлләрен сүтә башлады. Берсе башында, икенчесе – билендә. Сыерны иелеп саугач, билгә салкын тия шул. Шул зәхмәттән курка иде ул. Аннары тагын ыңгырашып, сызлаганга түзеп йөрергә кирәк булмагае!

Кайнанасы Диләфрүз өстәлгә чиста чынаяклар куйды, 3 литрлы банканы суыткычтан чыгарды. Тиздән, сөтләп, чәй эчәчәкләр. Ул тагын сөт банкасына карады да кабат көлемсерәп куйды.

Таңсылуга бу сәер булып тоелса да, артык игътибар бирмәскә тырышты.

Хатын-кызлар өстәл артына утырышты, ә ирләр әле залда телевизордан аерыла алмый. Таңсылуның ире Закир, бер аягын икенчесенә атландырып, район гәҗитен укып утыра. «Чыгыгыз, чәй суына!» – дип акырып җибәрде Диләфрүз. Колак салучы гына булмады. «Ярар, чыкмасагыз, без Таңсылу белән эчә торабыз алайса».

Диләфрүз озак вакыт чәенә карап утырды.

Үзең әйтмешли, суына бит чәең. Нигә эчмисең? – диде, түзмәде Таңсылу.

Әй, син сыер саварга чыгып киткәннән бирле яшьлек хатирәсен уйлап утырам. Һаман шул баштан чыкмый.

Нинди хатирә?

Диләфрүзнең яшь чагы...

Диләфрүз белән Камил өйләнешкәч, төп йортка кайттылар. Болай да кеше белән тулган бүрәнә йортта яшьләргә дә урын табылды. Бер өйдә 8 кеше кайный. Нәкъ кырмыска оясы. Бер ишектән урамга чыкканда да «бөкедә» басып торырга кирәк иде.

1 елдан соң Диләфрүз балага узды. Ә аннан соң, 9нчы кеше итеп, бала да алып кайтты. Аңа Закир дип исем куштылар. Ана булу Диләфрүзгә килешә иде. Аның шунда ук йөзе балкый башлады, холкы да йомшарды. «Баш өстеннән йөргән халык» та аны борчымый иде.

Әмма интегүләрсез генә булмый шул. Диләфрүзнең сөте күп килә иде. Баланы имезсә дә, күкрәкләрендә сөт кимемәгән төсле булып тоелды. Авырту култык асларына кадәр таралып, нужаланырга мәҗбүр итте. Сөте даими киемгә кадәр агып чыга иде.

Бер төнне, түзәр хәле калмагач, ул күкрәк сөтен банкага савып куярга булды. Йокы аралаш, үзе дә сизмәстән, бу эшне эшләп йөрде. Аннары хәле бераз җиңеләя төшкәч, банканы тәрәзә төбендә калдырып, челтәр белән каплап куеп, урынына барып ятты.

Ни гаҗәп, иртә белән торганда, банка буш иде. «Төш күрдемме әллә?» – дип шикләнде ул.

Диләфрүз кайнанасыннан кыенсынып кына сорарга булды.

Әни, син тәрәзә төбендәге сөтне күрмәдеңме ул?

Ә, син калдырган идеңмени аны? Суыткычка сыймадымы әллә? Тәрәзә төбенә оерга дип калдырган булсаң, яңаны куерсың инде. Мин иртә белән гөлгә су сибәм дип челтәрне ачсам, аны күреп алдым. Чак кына түкмичә калдым! Аннары ирләргә йомырка тәбәсе ясап бирдем.

Ошаттылармы соң?

Тәмле булды, дип әйтеп киттеләр инде. Ник алай аны эзлисең?

Күкрәк сөте иде ул...

Кайнана сүзсез калды.

Бүгенге көн...

Таңсылу шаркылдап көлеп җибәрде.

Мәзәк булган бит бу! Кайнанаң нәрсә диде соң аннары?

Башта сүз әйтмәде инде. Аннары «теләсә кая калдырып йөрмә» дип әрләп алды. Ярар, берсе дә зарланмады. Әйбәт эшкәрткәннәр. Шушы хәл булганны аңлап яшәве генә кызык хәзер.

Диләфрүз кабат ир-атларга акырып, өстәл артына чакырды.

Чыгыгыз, чәй суына!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100