Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ана сөте һәм ясалма тукландыру: Казан табибларыннан ун факт

Бала тугач та, күпчелек әниләр сабыйларын күкрәк сөте белән ашатырга тырыша. Тик кайберәүләр, “сөтем бетте” дип, ясалма ризыкка күчү ягын карый. Ана сөтен имеп үсүдән мәхрүм бала күп нәрсә югалта, ди табиблар. Ни өчен алар баланы имезергә киңәш итә? Ана сөтенең кыйммәте нидә? Баланы ничә яшькә кадәр имезергә кирәк? “Татар-информ” хәбәрчесе, табиблар белән берлектә, шушы сорауларга җавап бирүче ун фактны туплады.

news_top_970_100
Ана сөте һәм ясалма тукландыру: Казан табибларыннан ун факт

1-нче факт. Ананың күкрәгендә сөт шундук барлыкка килми

Бала тапканнан соң беренче көннәрдә әни кешенең күкрәгендә сөт түгел, угыз (молозиво) бүленеп чыга башлый. Угыз сөте составы белән аерылып тора, анда балага кирәк булган матдәләр тупланган.

Табиблар әйтүенчә, аз гына күләмдә бүленеп чыкса да, угыз сөте бик куе, һәм шул аз гына ризык белән дә бала үзенә кирәкле матдәләрнең барысын да ала.

“Туганнан соң беренче көннәрендә бала угыз сөтен генә имәргә тиеш, ниндидер башка ризык, катнашмалар бирү һич ярамый, бу баланың яңа дөньяга яраклашуына тупас тыкшыныу булачак”, - ди табиб-педиатр, “Азино” балалар поликлиникасының участок табибы Ольга Денисова.

Берничә көннән угыз сөте эшләп чыгарылудан туктый, сөт составы үзгәрә башлый – монысын “күчеш сөте” диләр, аннары гадәти күкрәк сөте килә.

2-нче факт. “Сөтем бетте” дию – уйлап чыгарылган проблема

Хатын-кызның күкрәк сөте бетүе – сирәк очрый торган әйбер, ди табиблар. Чынлыкта бу чын сөт бетү түгел, ә ана организмының яңа шартларга яраклашуы, ә аналар моны аңламыйча, “сөтем бетте” дип уйлый.

“Чын гипогалактия, ягъни күкрәк сөтенең җитәрлек кадәр эшләп чыгарылмавы – сирәк хәл. Бу хәтта ун процент анада да күзәтелми. Чынлыкта мондый проблема юк диярлек, “сөтем бетте” диюче әниләр бу турыда аз белә, шуңа шулай уйлыйлар. “Лактацион кризис” дигән әйбер бар, ул организмның бала тапканнан соң гормоннар эшләп чыгаруында үзгәрешләр булуга бәйле. Бала тапкач, хатын-кыз организмы үзгәрешләр кичерә, аларның тәмамланганын сабыр итеп, түземлек белән бераз көтәргә кирәк. Бу үзгәрешләр вакытында сөт төшүдән туктамый, әмма аның күләме сизелерлек кими”, - дип аңлата РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы доценты Аэлита Камалова.

Камалова сүзләренчә, әниләргә бу өч-дүрт көнне сабыр гына уздырып җибәрергә кирәк. Әни кеше сөтенең бетмәгәнен, ә азайганын, һәм ул бераз вакыттан яңадан күбәячәк икәнен аңларга тиеш.

“Иң мөһиме - бу вакытта борчылмаска, баланы мөмкин кадәр ешрак имезергә һәм төшенкелеккә бирелмәскә”, - ди белгеч.

3-нче факт. Күкрәк сөте сабыйны күп авырулардан саклый

«Ана сөте аша балага иммуноглобулин М дигән матдә күчә, ул бала организмын йогышлы авырулардан саклый. Ягъни бала туганнан соң ук төрле авыруларга каршы иммунитет ала, мәсәлән, салкын тидерүдән килеп чыга торган авырулардан”, - дип аңлата Ольга Денисова.

Иммуноглобулиннар, яки башкача әйткәндә – антитәнчекләр – иммун системасының күзәнәкләре эшләп чыгара торган махсус аксымнар. Микроорганизмнар һәм токсиннардан яклау өчен хезмәт итүче бу антитәнчекләрнең биш төре бар: A, D, E, G, M типлары.

Менә шуларның “иммуноглобулин M” дигәне организмга көчле инфекция эләккәндә канда беренче булып барлыкка килә. Антитәнчекләр микробта утырып калалар һәм сакчы күзәнәкләргә хәбәр итәләр, ә алары исә йогышлы күзәнәкне йотып таркаталар.

4-нче факт. Һәр ананың сөте, ясалма сөтләрдән аермалы буларак, үзенә генә хас составка ия

Һәр ананың күкрәк сөте үз баласына ниләр кирәк булса, шулардан формалаша. Һәр ананың күкрәк сөте үзенчәлекле, әмма ул - үз баласына иң яхшы туры килгәне.

“Аксымнар, майлар һәм углеводлар күрсәткечләре буенча күкрәк сөте сабыйга идеаль туры килә. Ә смесьлар ашатканда алай түгел. Һәр ананың сөте составы буенча кабатланмый, башка беркемдә очрамый. Үсә төшкән саен балага ниләр кирәк булса, ана сөте дә шулай үзгәрә. Ә смесь бөтен балалар өчен бер үк, без ярты елдан аның башка төренә күчә алабыз – шул гына”, - дип сөйләде балалар табибы Ольга Денисова.

5-нче факт. Смесь ашап үскән балалар күкрәк сөте ашаганнарга караганда ныграк тазара

“Смесь ашаган баланың авырлыгы күбрәк арта. Бигрәк тә беренче айларда бала бик тиз тазара. Ягъни без баланың тиешле булганнан артыграк авырлык җыюын күрәбез”, - дип искәртә Ольга Денисова.

Педиатр әйтүенчә, баланың авырлыгы тиешеннән артыграк булу атеросклероз, симерүгә сәбәп булырга һәм баланың йөрәгенә көч китерергә мөмкин.

6-нчы факт. Балага ким дигәндә ярты ел күкрәк сөте ашатырга кирәк

“Бер елга яки ел ярымга кадәр ашатырга тырышырга кирәк. Тик кайбер әниләр, сөтләре җитмәсә, шундук смесьләргә күчә. Без аналарга баланы ярты елга кадәр күкрәк сөте белән ашатырга киңәш итәбез – бу вакытта сөтнең иң туклыклы чагы, балага кирәкле матдәләр буенча да иң яхшы вакыты. Сөте баланы туйганчы ашатырга җитмәсә дә, күкрәк сөте имезүдән туктамаска, аны өстәп ашатырга кирәк”, - ди балалар табибы.

7-нче факт. Күкрәк сөте белән ашату вакытында әкренләп башка ризыклар кертә башларга кирәк

Еш кына әти-әниләр балага ана сөте керсә җитә, башка ризыклар ашатып тормасаң да була, дип саный. Шуңа да алар бала рационына яңа ризыклар кертүне күкрәк сөте белән ашату туктатканчыга кадәр яисә бер елга кадәр кичектереп тора.

«Болай уйлау зарарлы. Чөнки бер яшькә җиткән бала инде башка ризыкларны кабып карарга теләми торган балага әйләнә. Ул вакытка инде аның организмында тимер һәм аксым җитешми. Педиатр балага боткалар, яшелчәләр ашата башларга кирәк, ди икән, моны кичектерергә кирәкми. Әти-әниләр нигәдер өстәмә ризыкларны вакытында кертүдән куркалар. Беренче елны, “толерантность тәрәзәсе” чорында бала бөтен яңа әйберне яхшы кабул итә. Бу вакыт аралыгында барлык “сәламәт” продуктларны кабул итәргә кирәк. Ә бала “толерантлык тәрәзәсе” чикләрен узгач, яңа этапка керә - организм яңа ризыкларга начар карый башлый. Ризык неофобиясе башлана, ягъни яңа әйбердән курку. Ул вакытта яңа продуктларны кертү кыенрак була”, - дип сөйләде “Туклану биотехнологияләре һәм ризык куркынычсызлыгын тикшерү федераль үзәгенең балалар гастроэнтерологиясе, гепатология һәм диетология бүлеге хезмәткәре, медицина фәннәре кандидаты Елена Павловская.

8-нче факт. Күкрәк сөтен имезү әни кешенең үзенә дә файдалы

Балалар табиблары һәм онкологлар әйтүенчә, баланы күкрәк сөте белән ашату күпмедер дәрәҗәдә хатын-кызны күкрәк яман шешеннән дә саклый.

Нәкъ менә имезү аркасында күкрәктә һәм аналык бизләрендә (яичник) була торган яман шеш, икенче дәрәҗә шикәр чире һәм бала тудырганнан соң була торган депрессия кебек авырулар чигенә. Шулай ук, табиблар әйтүенчә, бала имезү алга таба остеопороз килеп чыгу куркынычын да киметә.

9-нчы факт. Баланы имезү якынча 20-30 минут дәвам итә

“Барысы һәркем өчен үзенчә, индивидуаль. Ләкин бала имезү ким дигәндә 10 минут бара. Иң күбе – 30-40 минутка сузыла. 40 минут узгач та бала тынычсызлана икән, мөгаен, тамагы туймаганнан түгел, башка берәр сәбәптәндер. Ниндидер проблема бар”, - дип аңлата Казанның 7 нче номерлы хастаханәсенең 1 нче номерлы бала тудыру йортының беренче акушерлык физиология бүлеге мөдире Наталья Быстрицкая.

10-нчы факт. Күкрәк сөте имезеп үстергән балада аллергияләр килеп чыгу куркынычы кимрәк була

“Әни кеше үз гомерендә аллергия чыгара торган нинди әйберләр белән очрашса, аның сөтендә шушы аллергеннарга каршы антитәнчекләр була. Ягъни, бала алга таба татып караячак ризыкларның бөтенесеннән дә якланган дигән сүз. Әлбәттә, күкрәк сөте белән ашату аллергиядән 100 процент сакламый, ләкин аның килеп чыгу куркынычын сизелерлек дәрәҗәдә киметә. Шуны аңларга кирәк – баланың аллергияле булу-булмавы аның эчәкләрендәге микрофлорасыннан тора. Күкрәк сөте имеп үскән баланың эчәктәге микрофлорасы дөрес булып формалаша, ул аллергия китереп чыгаручыларга бирешми торган була”, - дип аңлатты Наталья Быстрицкая.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100