Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ана назы (Кәрим Кара)

Табиблар төрлечә дәваларга алындылар Лилияне. Бер белгечне икенчесе алыштырды, төрле-төрле дарулар яздылар, акча, күп акча кирәк иде дәвалану өчен. Гаиләнең булган запаслары эреп юкка чыкты.

news_top_970_100

Күңеленең түгелергә торган чагы Әнисәнең. Юк кына сүзләр күңелен кузгатып җибәрде аның. Кызы Лилия бүген йокыдан уянгач та:

Әни, ашыйсым килә, – диде. Очып йөреп шулпа җылытты Әнисә, шатлыгының чиге булмады. Ашыйм дигәч тә бер-ике калак шулпа йотты Лилиясе, шуңа да маңгае тирләп чыкты. Шуннан тагын онытылып китте яткан җиреннән.

И, саный китсәң, күңелен кузгаткан сәбәпләр күп булды инде Әнисәнең тормышында. Бердәнбер кызлары бит Лилия. Яхшы яшәделәр ире Фәрит белән Әнисә. Шәһәрнең башкарма комитетында зур гына урын биләде хатын. Ире Фәрит эшкуарлык белән шөгыльләнде. Эшләп тапканнары үзләренә җитеп барды, хәрәмгә кул сузмадылар. Шәһәр уртасындагы өч бүлмәле фатирлары төп байлыклары булды.

Кызларын өф-өф итеп кенә үстерделәр. Ләкин артык иркәләмәделәр, үсендермәделәр, кешелек сыйфатлары тәрбияләргә тырыштылар. Лилия тәртипле кыз булып үсте, яхшы укыды, ахирәтләрен тиң күрде, артык очынмады. Хәер, артык очындырмадылар да аны.

Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаганнан соң күңеле яткан институтка укырга керде. Ике ел матур гына укыгач, холык күрсәтеп алды кызый. Бердәнбер көнне бергәләшеп өстәл артында утырганда хәбәр итте:

Әти, әни, мин кияүгә чыгам. Радик миңа тәкъдим ясады, – диде. Ире Фәрит күтәрелеп бәрелде бу сүзләрдән соң. Ашыгырга ярамаганын дәлилләп кырык төрле сәбәпләр китерде. Лилия әле яшь, аның барысы да алда, Радик та студент, стипендиягә яшәргә уйлыйлармы? Торыр урыннары юк, укып бетәргә яңадан өч ел. Менә кулларына диплом алсыннар, кулай эш тапсыннар, шул чакта хәлдән килгән кадәр ярдәм итәрләр әти-әнисе. Радикка карата да бер начар сүз әйтмиләр. Бераз акылга утыргач, ныклап аякка баскач, гаилә корырлар... Әтисенең сөйләгәннәрен шым гына тыңлап утырды да кыз:

Без бергәләп киләчәкне яуларга телибез. Санап киткән каршылыклар хакында уйлаштык инде, барысын ерып чыгачакбыз, – диде дә Лилия урыннан кузгалып китте.

Лилиянең егете Радикны яхшы беләләр иде алар. Бик акыллы, инсафлы авыл егете. Әнисе ялгызы гына карап үстергән үзен. Матди яктан авырга туры килә иде ахрысы егеткә. Мәгәр тырышлыгы бар иде, укый да, кайдадыр эшләп тә йөрергә өлгерә. Лилия белән бергәләшеп килгәләгәне бар иде егетнең. Фәритнең дә, Әнисәнең дә күңеленә хуш килде үз-үзен тотышы, сөйләшү рәвеше белән.

Әнисәгә дә яңалык булды кызының сүзләре. Серләре килешсә дә, кызының кияүгә бару турында сүз кузгатканы юк иде моңа кадәр. Яшьләрнең ныклап уйламый шундый зур адымга барулары ананы да хафага салды. Ул егет-кыз булып йөргәндә генә күңелле, ә берләшеп гаилә кора башласаң, адым саен кытыршылыклар чыгып кына тора. Әле ныклап үсмерлек чорыннан да чыгып җитмәгәннәр бит...

Соңыннан аерым калып кызын үгетләргә тырышып карады Әнисә, юхалады, юмалады, алда торган кыенлыклар хакында искәртте. Әмма кызының күңеленә кияүгә чыгу ныклап кереп урнашкан иде. "Радик шулай дип әйтте... Радик болай дип аңлатты... Радик барысын уйлаган...» - дип кенә сөйләште кыз. Башын әйләндергән иде кызның сөйгәне. Килгән чагында булачак кияү белән дә сөйләшеп карадылар. Анысының да акылы томаланган иде.

Ахыр чиктә ризалашып, әти-әни алда торган туйга әзерләнә башлады. Төп тантананы кафеда үткәрергә планлаштырсалар да, башка мәшәкатьләре санап бетергесез иде әле кунак кабул итүләрнең.

Үзләрен бербөтен итеп йөри башлаган кыз белән егет көннәр буе бергә булдылар. Беркөнне икәүләшеп Болгар хәрабәләрен карап кайтырга җыенды яшьләр. Иртән иртүк очрашып, матур гына чыгып киттеләр. Бернинди хәвеф-хәтәр тоймады Әнисә. Ял көне иде. Төшке аш әзерләп йөргәндә аның телефоны шалтырады. Сискәнеп кулындагы тәрилкәсен төшереп җибәрде хатын. Ашыгып трубканы кулына алды. Радик шалтырата икән:

Әнисә апа, Лилия монда больницада…

Тавышыннан нык курыкканлыгы сизелә иде егетнең. Калганын томан аша гына хәтерли Әнисә. Кычкырып-кычкырып Фәритен чакырды шикелле телефон аша. Шуннан алар зур тизлектә әйтелгән адрес буйлап машинада чаптылар. Шуннан Әнисә аерым палатада һушсыз яткан кызының гәүдәсенә кереп капланды. Врачлар, ире, агарып каткан егет тынычландырырга тырыштылар ананы. Кайдадыр шунда борынгы таш өемнәре арасында йөргәндә, Лилия, таеп китеп, башы белән ташка егылган икән.

Шул минуттан әлегә кадәр һушына килгәне юк баланың. Бар ихтыярын бергә туплап, ир белән хатын танышларны кузгатып, шул ук көнне Лилияне «Ашыгыч ярдәм» машинасында республика хастаханәсенә күчерделәр. Каталкага салынган кызны, кич дими, кабинеттан кабинетка йөрттеләр, төрле аппаратлар аша тикшерделәр, команың сәбәбен ачыкларга тырыштылар. Ярты картайган ата-анага чыгып әйттеләр тагын:

Әлегә борчылырлык сәбәпләр күрмибез. Баш миендә сизелерлек яралар юк. Яхшыга юрыйк, хәлдән килгәннең барысын да эшлибез, - дип тынычландырдылар.

Йокысы йокы булмаган Әнисә иртә таңнан үз машинасында больницага килеп җитте. Шул килеш кызы яныннан китмәде дияргә була. Елый-елый кызының битләреннән сөйде ул, чәчләрен сыйпады, кулларыннан үпте.

Ач күзләреңне, кызым, бас аякларыңа, җитәкләшеп кайтып китик өебезгә, – дип ялынды. Әллә ишетеп, әллә вакыты җитеп ачты күзләрен кадерлесе, бердәнбере, алтын бөртеге. Әмма шуннан артыгы булмады. Бары уң кулы бераз хәрәкәтләнә иде кызының, нәүмизләнеп карап ята иде әнисенә. Ник берәр сүз дәшсен...

Авызына салган ризыкны да каба алмый иде кыз, нәрсәдер аңлатыр хәлдә дә түгел иде. Врачлар аптырадылар чирленең халәтенә. Сынган, өзелгән җирләре юк, умыртка сөяге тәртиптә, нерв җепселләре исән-сау, миенә кан сауган түгел, сизелерлек ярасын тапмаганнар...

Ята бирде кузгалмый Лилия. Бар танышлар, туганнар аның хәлен белергә йөрделәр. Радиктан ешрак килгән кеше булмагандыр беренче атналарда. Соңыннан сирәкләде йөрүләрен егет, ай үткәннән соң бөтенләй туктады. Лилия аның барлыгы-юклыгына әһәмият бирми иде шикелле. Әнисә дә гаепләмәде егетне. Ул мондый кызга өйләнергә теләмәгән иде бит. Шундый сынау каршыда торыр дип кем уйлаган? Үзенә тиңне тапсын, бәхетле булсын.

Бер үзгәрешсез генә ятмый иде Лилия. Күзгә күренеп ябыга башлады ул, как сөякләр генә калды кайчандыр көлеп торган кыздан. Кабыргаларын берәмтекләп исәпләп була иде, йодрыктай булып тубык сөякләре калкып чыктылар, баш сөяген тире генә тарттырып тора иде. Куркыныч кыяфәткә керде фәрештәгә тиң зат, кабердән чыгып яткан диярсең.

Врачлар төрлечә дәваларга алындылар Лилияне. Бер белгечне икенчесе алыштырды, төрле-төрле дарулар яздылар, акча, күп акча кирәк иде дәвалану өчен. Гаиләнең булган запаслары эреп юкка чыктылар. Ире Фәрит тә холыксызланды. Шул булдымы тормыш? Хатынын атнасына бер күрә алмый. Ашарга пешерү турында сүз дә юк инде. Булган киемнәре керләнеп өелеп тора, хатын-кыз кулы җитми.

Шуннан ике арада низаглар башланды. Бер-берсен гаепләү, талаш-кырыш китте. Әнисә кызын аякка бастыру уе белән яши иде. Ә ирнең бүгенге көнне адәмчә яшисе килде. Хәзер ярты үлек булган кызга гомерне багышларгамы? Кызлары сәбәп булды, дөресен әйткәндә.

Шуннан ире Фәрит аерылышырга гариза язды. Берсүзсез ризалашты Әнисә, кешене бәйләп тотып буламыни? Аерылышу, мөлкәт бүлү тәртипләрнең рәтенә бик төшенә алмады хатын. Аңа шәһәр читендә бер кечкенә фатир эләкте. Дачаны аның исемендә калдырдылар. Тормышының болай кырка үзгәрүенә кайгырырга да белмәде Әнисә. Аның үз кайгысы бар иде – кызы Лилия.

Врачлар дәвалап-дәвалап та бертөрле нәтиҗәләргә ирешә алмагач, Әнисәгә кызын алып кайтырга киңәш иттеләр. Әлеге иңе - өч, буе дүрт метр булган, обойлары ертылып төшкән, раковиналары, ванналары саргаеп каткан фатирга кызын алып кайтты ул. Бер сынган аягы урынына ике кирпеч кыстырылган иске диванга кызын салды. Әлбәттә, өйдә дәвалау ысулларын өйрәткәннәр иде анага, кыйммәтле-кыйммәтле дарулар язганнар иде. Ике дә уйлап тормый, машинасын сатып җибәрде Әнисә. Анысының акчасы беткәч, арзан гына хакка дачаны озатты. Кызы булмаса, ул дача, машиналар нигә кирәк аңа? Ә кызы терелә әле, үз аякларында атлап китәр, Ходай язган булса...

Әле дә кирегә сукалаганнар табылып торды. Яңа күршесе кереп:

Батюшки, пугало. Зачем мучаешь себя, ей давно в могилу пора, – дип сөйләнеп торганында җенләндереп куалап чыгарды тегене. Ике аягының берсен атлатмас булды. Убырлы карчык, үзең кереп ят кабергә, аның кызы яши әле шатланып фани дөньяга...

Әнисә, кызын уятмаска тырышып, җиһазларның тузаннарын сөртеп йөри иде. Лилия күзләрен ачып җибәрде дә хәлсез генә тавыш белән:

Әни, ашыйсым килә… – диде. Шуңа күңеле түгелергә тора инде Әнисәнең. Күпме вакытка беренче тапкыр кызының әни дип дәшкәнен ишетте бит!

Шул иртәдән башлап, могҗиза беләнме, көннән-көн яхшыра барды хәле Лилиянең. Дүрт санын тоя башлады бала, әгъзаларын кузгаткалады, күгәрчендәй гөрләп сөйләште әнисе белән. Әкренләп тәненә ит кунды, бит алмаларына кызыллык йөгерде, күзләренә нур керде. Әнисәнең шатлыкларын әйтеп аңлатырлык сүзләр табып булмас иде. Сырланган йөзе язылып киткән төсле булды, йөгереп кенә йөрде ана.

Әкрен-әкрен бергәләшеп утырырга өйрәнделәр алар. Шуннан соң авырлык белән булса да атлап киттеләр. Озын кыштан соң яшел чирәмле язга өмет белән аяк атладылар. Ә эссе җәй көннәрендә Лилия җиңелчә юка күлмәктән шәһәр урамнары буйлап кәз-кәз басып йөри иде инде биек үкчәле туфлиләрдә.

Әнисәне элекке эшенә кабул итмәделәр, урын табылмады. Хатын үз һөнәре буенча укытучы булып мәктәпкә урнашты. Лилия өзелгән укуын дәвам итәргә институт ректорыннан рөхсәт алды. Аңа да үз институтына кайту бәхеткә тиң иде. Шулай да укый башлагач кайтып әнисенә әйтеп куйды.

Ә Радик өйләнгән. Икенче факультетта укыган бер кызга. Минем белән килеп күреште алай да. Гаҗәпләнгән йөзен күрсәң иде аның...

Ә беренче кар күзен күрсәткәч, Лилия алтын кош тоткандай шатланып кайтып керде. Өстен дә салмый килеп әнисен кочаклап алды:

Әнекәем, ә мин бүген бер егет белән таныштым. Ничего гына болай. Миннән күзләрен алмаган була, юләр...

Була инде тормышта андый хәлләр, кызлар егетләр белән таныша, егетләр кызлар белән.

Лилия үз эшләре белән чыгып киткәч, ялгыз калган ана үксеп-үксеп елады караватында аунап. Күңелендә тулышкан бар хисләренә ирек бирде. Елау белән елауның да аермасы бар бит. Бу очракта шатлык яшьләре иде Әнисәнең...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 май 2022
    Исемсез
    Дэвамын белэсе килэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100