news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әнә машинада кешеләр яна, тегендә солдатлар ята» – хәрбиләр автобусы авариягә очраган

news_top
«Әнә машинада кешеләр яна, тегендә солдатлар ята» – хәрбиләр автобусы авариягә очраган
Фото: видеодан скриншот

Хәрбиләр утырган автобус Воронеж өлкәсендә җиңел автомобиль белән бәрелешкән. 1 кеше һәлак булган, 9 кеше зыян күргән. Урында төшерелгән видеолар «База» телеграм-каналында чыкты.

Юл-транспорт һәлакәте Россошанск районы Архиповка авылы янында була. «Youtong» автобусында 32 хәрби булган. Ул җиңел машинага бәрелгән, аннары юл кырыена чыгып очкан, машинага ут капкан.

Җиңел машина йөртүчесе һәлак булган, автобустагы 9 хәрби зыян күргән. Аларны Россошанск хастаханәсенә салганнар, зыян күрүчеләрнең 3се авыр хәлдә.

«Әнә машинада кешеләр яна. Инде бөтенесе янып беткәндер, диләр. Менә сиңа мә. Әнә солдатлар ята», – дигән сүзләр белән видео төшергән вакыйга урынында берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар