Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ана күңеле – балада... (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Хәтирә апа эскәмиягә килеп утырды. Күчтәнәч тутырылган авыр-авыр сумкаларын янәшәсенә куйды.

Үз бакчасыннан җыйган күчтәнәчләрне кызы Румиягә дип алып килде карчык. Ә башкача була аламы соң? Монда, шәһәрдә, нәрсә ашый алар? Кызының ашарга әзерләргә вакыты юк, туңдырылган ярымфабрикатлар алалар да шуны пешереп ашыйлар.

Хәтирә апа авыр сулап куйды. Эссе. Ярты көн юлда, авыр сумка күтәреп йөрүдән куллары оеп бетте. Аны беркем дә каршы алмады, хәер, ул көтмәгән дә иде инде. Кичә генә кызына шалтыратып әйтте. Күрешмәгәннәренә дә байтак шул.

«Әни, нигә тагын шул кадәр әйбер алып килдең инде? Без боларны ашамыйбыз, беләсең бит инде», – диде Румия, кәефе кырылып.

«Син бөтен кеше өчен дә җавап бирмә әле, кызым», – диде Хәтирә апа.

Хәтирә апа киявенең авыл күчтәнәчләрен бик яратып ашавын яхшы белә. Оныгы Адилә дә әбисенең кура җиләге кайнатмасын шундый яратып ашый бит.

«Менә оныгыма күчтәнәчләр. Кияүгә – какланган каз, үрдәк, тозлы кыяр, помидорлар...» – диде Хәтирә апа.

Румия сумканы күтәргән иде, авырлыгыннан чак кулы өзелеп төшмәде. Бер – әнисенә, бер ул алып килгән сумкаларга карап авыр сулады. Ичмасам, килмәгән булса әйбәт булыр иде, болай да кысан фатирда кая куеп бетермәк кирәк бу кадәр әйберне?!

Ә әнисе аңа яратып карап тора. Кыз бала табарга шундый теләде бит ул! Беренче баласы малай булды, соңыннан Румия туды. Румия иң тансык, көтеп алынган баласы булды аның. Улы еракка китте, аның янына тиз генә, җиңел генә барып җитә торган түгел, хәер, Хәтирә апаның барасы да килми. Әллә кая киткән икән – китсен улы, киселгән телем, кем әйтмешли. Ә кызы, Румиясе, монда гына бит: электричкада, аннан автобуска утырып, 1-2 сәгатьтә килеп җитеп була.

Румия мәктәпне бетерүгә бала тапты. Авылдагы бөтен кеше дә баланың атасы кем булуын белә иде. Авылга эшкә килгән белгеч, өйләнгән, әмма баласы юк. Нәкъ менә аның хатыны малайны үзләренә бирергә күндерде Хәтирә апаны. Шулай эшләделәр дә. Румиягә акча бирделәр, һәм ул шундук авылдан китеп барды. Шәһәрдә кияүгә чыкты, кыз бала тапты.

Ә Хәтирә апа теге баланы еш исенә төшерде. Эх, ул гаиләгә бер дә бирәсе килмәгән иде шул оныгын! Малай – коеп куйган бабасы, шулкадәр дә Румиянең әтисенә охшаган иде. Ул чакта бабайның оныгын – нәсел дәвамчысын – бик тә күрәсе килде. Әмма нәсел дәвамчысы юк инде, оныклары – бөтенесе дә кызлар.

...Бүлмәдән бөдрә чәчле кыз – Хәтирә апаның оныгы Әдилә чыкты. Аны күргәч, Хәтирә апа кысып кочаклады да елап җибәрде. Ә кызчык әбисенең авыр кулларыннан тизрәк котылырга теләде.

«Җибәр, әби. Кысасың, миңа кыен», – диде.

«Үсеп бетте инде, балакаем, – дип сокланды Хәтирә апа, оныгына карап. – Мин сиңа башлык, оекбашлар бәйләп алып килдем, кызым», – диде дә әбисе сумкасына үрелде, әмма Әдилә, йөгереп, бүлмәдән чыгып китте.

Өстәл янына утырдылар.

«Бездә бүген яшелчәләр генә. Теләсәң, макарон пешерә алам», – диде Румия әнисенә, битараф кына.

Юлдан соң тамагы ачкан иде Хәтирә апаның, әмма кызына килгәч, ул гел кыенсына.

«Хәзер, күчтәнәчләремне бушатыйм инде, табын әзерләрбез, рәхәтләнеп ашап, сөйләшеп утырырбыз», – диде Хәтирә апа.

Ул Румиянең, җирәнеп, йөзен чытканын күрмәде. Хәтирә апа яшелчә ашын ашап куйды. Аңа хәтта каймак та салынмаган иде. Ипине күбрәк алды, әмма барыбер тамагы туймады, тагын ашыйсы килде. Өстәлдә башка берни дә юк. Ә аның сумкалары һаман шулай бушатылмаган килеш тора бирде.

Бәлки, акчалары юктыр, дип уйлады Хәтирә апа. Румия ваннага кереп китте, ә Хәтирә апа үзе алып килгән үрдәк итен кисеп алды да, ипи телеме өстенә куеп, тиз-тиз генә, кеше күрмәсен дип, качып ашады. Як-ягына каранып алды. Соңгы тапкыр, бер ел элек килгәндә, кухнядагы җиһазлары башкарак иде бугай, суыткычлары да яңа кебек, дип уйланды.

Аңа оныгы Әдиләнең бүлмәсендә урын җәйделәр. Кияве соң гына кайтты, ул кайткач, Хәтирә апаны чакырмадылар, үзе дә чыгарга кыймады. Әдилә колагына колакчыннар киде дә планшетына карап тик утырды. Хәтирә апа үзен артык итеп тойды. Узган килүендә дә нәкъ шулай булган иде.

Иртән Румия Әдиләне алып эшкә китте, аның артыннан ире Данис та чыгып китте. Хәтирә апа, балаларына комачауламас өчен, бүлмәсеннән дә чыкмады. Барысы да өйдән чыгып киткәч, үзенә йомырка кыздырды, бер ялгызы утырып ашады. Өстәлдә пычрак савыт-саба өелеп калган иде, Хәтирә апа, бик рәхәтләнеп, аларны юып куйды. Соңыннан бөтен фатирны җыештырып чыкты. Көне шулай узды да китте.

Кич, соң гына кызы кайтты.

«Әни, мин сиңа билет алдым, электричка иртәгә иртән китә. Син чиратта торып азапланмасын дип, бүген үк алып куйдым. Иртәгә китәм, дип әйткән идең бугай...» – диде Румия, битараф кына әнисенә карап.

«Соң, мин әле килдем генә бит, – диде карчык. – Хәер, син хаклыдыр. Сезне уңайсызлап ятам, ату...»

Хәтирә картына «берәр атна кызымда кунакта булам» дип киткән иде бит...

Әнисенең җавабын ишеткәч, Румия шатланып куйды. Ә соңыннан Хәтирә апа оныгының әнисе белән сөйләшкәнен ишетте. Хәтирә апа төнлә әйләнеп-тулганып ятып, Әдиләгә йокларга комачаулаган икән бит...

«Иртәгә әбиең китә, бераз түзеп тор инде», – диде Румия кызына.

Хәтирә апа алып килгән күчтәнәчләрен, банкаларын кухняда почмакка тезеп куйды, һәм алар шул килеш торды. Үзе бәйләгән оекларын, башлыгын оныгының караватына матурлап куйды.

«Әби, мондый әйберләр кимиләр инде хәзер», – диде дә Әдилә, аларны шкафның иң өстәге киштәсенә атты.

Хәтирә апага һава җитми башлады, диварга килеп сөялде. Күзләреннән ирексездән яшь агып төште. Төнлә дә йоклый алмады, Әдиләне борчымас өчен, хәтта кымшанырга да куркып ятты. Иртән кияве Данис аны вокзалга илтеп куйды. Ә Румия хәтта әнисен озатырга да чыкмады.

Данис Хәтирәгә үзе алып килгән сумкаларны кире бирде дә тиз генә китеп барды. Сумкада теге үрдәк һәм каз түшкәсе һәм бер-ике банка иде. Берничә банканы калдырган бит кызым, калдырган, дип шатланып уйлады Хәтирә карчык. Кирәк икән әле ул кызына!

«И-и-и, карчык, кайттыңмы! Сагынып беттем үзеңне. Әллә ябыгып киткәнсең инде?» – дип, карты аның янында гөр-гөр килде.

«Малай шалтыратты бит әле, килен белән, оныклар белән кайтырга җыеналар, бәлки әле җәй буена да бездә торырлар», – дип сөенеч алды карты.

Менә бит нинди шатлык! Хәтирә карчык ничә көнгә беренче тапкыр елмайды, кемгә дә булса кирәк икән бит әле ул!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100