Рус теле дәресендә
Укытучы Зөлфия Камаловна һәр көн иртән күрше авыл мәктәбенә 2 чакрым җәяү бара һәм кичен шул араны җәяүләп кайта иде. Авылда яшәүче чеп-чи татар балаларына Пушкин, Некрасов, Тургенев, Достоевский, Толстой, Ленин, Маяковскийлар зурлаган бөек рус теленнән яратып, бер үк вакытта газапланып та дәрес бирә иде. Газаплану дигәннән, бу очракта, авыл баласы күрше халык телен өйрәнергә маташып, күбрәк җәфалана иде, дисәң, һәрхәлдә, дөресрәк булыр. Менә Зөлфия Камаловна дүртенче класста рус теле дәресе бирә:
– Ильшат, просклоняй слово «девочка» в единственном числе и лице.
– Я – девочка, ты – девочка, он – девочка...
– Стоп! Девочка какого рода?
– Женского.
– Значит, она. Как правильно будет?
– Она – девочка.
– А сейчас склоняй во множественном числе.
– Мы – девочка, вы – девочка, они – девочка.
– Неправильно!
Илшат башын кашып алды. Ата казныкы кебек озын муенын күз ачып йомганчы артка борып алды, шул чак арткы партада утыручы Вәлиева пышылдады: «Мы – девчонки».
– Мы – девчонки, вы – девочка...
– Нет, Ильшат, как будет – вы?
– Вы – женщина.
Бөтен класс хихылдап көлде, ә Илшат чөгендер сыман кызарды, шул ук мизгелдә аның күңеленнән «ну, бу рус телен, мур кыргыры» дигән уй йөгереп узды. Зөлфия апасы гына аңа һаман тынгы бирмәде, үзенекен тәкърарлады:
– Ильшат, какой правильный ответ?
Тагын арткы партадан пышылдаган тавыш ишетелде: «вы – девочки»...
– Вы – девочки.
– Садись. Ставлю «три».
Ир бала туу
1975 елның салкын кышы иде. Февраль бураннары башланган вакыт. Бәхеткә, бүген көн чалт аяз, кояш елмая, нурларын сибә, ләкин чатнаган суык иде. Чана табаны астында ап-ак каты карның корыч күк шыгырдаган тавышы гына ишетелә иде.
– На, Кашка, на! – дип, атын дилбегә белән кугалый-суккалый иде хуҗасы.
Кашка – бик акыллы ат, өйрәтелгән кебек, һәрчак туры юлдан гына бара, беркайчан да кырыйга чыкмас иде. Әмма кичәге буран ат юлын шактый күмеп киткән иде, шуңа күрә Кашканың үзенә яңадан эз салып барырга туры килде. Үзәнлекләргә кар яхшы салган икән, андый җирләрдән үткәндә, малкайга чананы шактый көчәнеп тартырга кирәк иде, хәтта тирләп чыкты, тәненнән җылы пар күтәрелә иде.
– Ай, эчем, – дип ыңгырашты чана түрендә тунга төренеп утырган, башына бәйләгән куян мамык шәле астыннан зәңгәр күзләре генә күренеп торган сөйкемле хатын.
– Түз, җаным, түз, күп калмады больницага, – дип юатты Фаяз сөекле хатынын.
– Түзәрлек әле, күз нурым, – дип җавап бирде Зөлфиясе. Аның бәби табарга вакыты җитеп килә, күп булса, 1 атна вакыты калып бара иде. Врачлар аны, бу юлы малай алып кайтасың, дип сөендерделәр. Шуңа күрә ире Зөлфияне үз авылларыннан 10 чакрым ераклыктагы участок больницасына җигүле ат белән илтергә чыкты.
– Әйдә, бахбай, на! – дип, Фаяз камчы белән берне төшереп алгач, Кашка юырта башлады. Ат тояклары астыннан атылып чыккан кар-боз кисәкләре чана үрәчәсе башына таба очтылар, кар он кебек як-якка таралып китте, ә ат җиле катырак исте. Шул тизлек белән тиздән Кашка больница ишегалдына килеп тә керде һәм шылт итеп туктады.
Фаяз ишеккә шакыды. Өстенә кар сыман ап-ак халат кигән олырак яшьтәге санитарка чыгып, аларны каршы алды.
– Исәнмесез, Нурия апа! – диде Фаяз.
– Исән-сау менеп җиттегезме, бик туңмадыгызмы? – дип сораша-сораша, санитарка Нурия апа Зөлфиягә чанадан төшәргә булышты. Ире толыпны өстеннән салдырып алгач, Зөлфия үз җилкәсеннән тау төшкәндәй җиңеллек сизеп алды. Фаязын сул яктан култыклап, ул эчкә таба атлады. Постта аны дежур врач Галия Илдаровна кабул итте. Пациентның карточкасын тутыргач:
– 5нче палатага ятарсыз, – диде врач, ягымлы тавышы белән.
Санитарка Нурия апа Зөлфияне палатага кадәр озатып, сумкасын күтәреп барды.
...Берничә көн узгач, Зөлфия бәби тапты. Тагын бер атнадан соң, яшь ананы сабые белән бергә өйгә чыгардылар.
Исламовлар гаиләсендә бүген зур шатлык иде. Узган ел гына салынып беткән, әле һаман да чыршы сагызы исе аңкып торган өйгә Фаяз белән Зөлфия икенче бәби алып кайттылар. Көтеп алынган ир бала ул! Нәселне дәвам итүче, туган нигезнең терәге, ата-ананың ышанычы һәм шатлыгы булсын, дигән изге теләкләр теләп, авыл мулласы Канәфи абый сабыйның колагына Илшат дип 3 тапкыр кычкырды.
Әби тәрбиясендә
Илшат әбисе куенында үсте, дип, авыз тутырып әйтергә мөмкин, чөнки аны сөекле әнисе, совет законнары буенча, 56 көннән соң кайнанасына калдырып, эшкә чыкты. Кечкенә малай әбисенең итәге астында һәм әбисе итәгендә үсте.
Әбисенең кулыннан тәсбих төшмәс иде. «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип әйтеп, гел шул тәсбихен тартыр, ә үзе авыз эченнән генә «сөбханаллаһ, әлхәмделилләһ, Аллаһу әкбәр» дия-дия пышылдар иде. Кадерле оныгына да хөрмә җимеше сөякләрен үзе без белән тишеп, кечкенә тәсбих ясап бирде, аны да «бисмилләһ» әйтергә әнә шулай өйрәтте.
Әбисе оныгын кечкенәдән үк хезмәт тәрбиясе белән тәрбияләде. Һәр көн саен Илшат әбисе белән сарык бәтиләренә шикәр шакмагы кадәр вак итеп бәрәңге турап, өстенә өч уч он сибеп бирәләр. Имән кисмәк эченә куелган ак тимер табактан үзе тураган бәрәңгене 6 бәтинең тәмләп, кырт-кырт китереп ашауларын карап торырга ярата иде безнең герой. Әлеге манзараның ахыры тагын да мавыктыргыч һәм гыйбрәтле тәмамлана иде: инде бәрәңгене ашап бетерер алдыннан гына, саулык бәтиләргә караганда көчлерәк тә, гәүдәгә дә калкурак, тик әлегә бик нәни генә мөгез төрткән 2 тәкә бәти, каты башлары белән үз туганнарын төрткәләп, ак табак кырыеннан кысрыклап чыгаралар иде.
– Ах, юньсезләр, сез әле туганнарыгызны шулай җәберлисезме? – дип, Илшат аларны ак табак кырыеннан үзе кысрыклап чыгарды. Әмма бу «ташбашлар» берничә секундтан нәни авызлары белән тагын ак табакка үрелделәр.
«Кешеләр дә тормышта шундый түгелме соң?! Югыйсә, иң югары акыл иясе саналабыз» дигән уй йөгереп үтте бер саулык бәтине юатып, аның муенын йомшак кына итеп сыпырып торучы Илшат башыннан. Тәмле һәм сусыл бәрәңгене ашап бетергәч, бәтиләр малайның кулын ялый башладылар, әйтерсең лә, «тагын ашарга бир, хуҗам», дияләрмени...
Авыру тиз килер, озак китәр...
1986 елның эссе июнь ае иде. Илшат 4нче классны уңышлы тәмамлап, күрше авылдагы мәктәп бакчасына җәйге эшкә йөри башлаган иде. Һәм практиканың соңгы көнендә, төштән соң, җылы яңгыр коеп яуды һәм кызыл балчыктан өелгән дамба юлын шактый гына изгән, лыҗырдаткан иде. Нәтиҗәдә, туган авыл белән 2 чакрым араны яшел буяулы «Десна» велосипедында узу шактый ук авырга килде. Тәгәрмәчкә кызыл балчык ябыша да рам арасына кереп тула, аннары көпчәк бөтенләй тыгыла. Шуңа күрә Илшат великны өйгә кадәр этеп алып кайтты. Кыскасы, малайның «кәҗә маен» чыгарды ул велосипед дигәннәре.
Җәйге авыл кичендә көтү кайтканда, Илшатның уң аягы сызлый иде инде. Ул бүген көтү каршына баралмады. Көтүдән үзләренең кара сыерлары кайтканын, аның урам капкадан кергәнен кухня тәрәзәсеннән күзәтеп, чия төстәге диванда ятып тора иде ул. Кичкә аның тән температурасы 38гә үк күтәрелде. Төнлә аягы шешә башлады, ә сызлавы инде бик яман иде.
Икенче көнне авылда тайган буыннарны утыртучы данлыклы Минсәгыйрә апаны чакырып карадылар, ул шешкән аяк буынын угалап, тарткалап карады, ләкин Илшат авыртуга түзә алмыйча каты кычкырды гына, файдасы никтер булмады. Күрше авылдан чакырткан фельдшер Нурсөя бер-бер артлы 3 укол кадады. Бала бу вакытта 39 белән янып, кызышып, залдагы яшел диван-сафада ята иде.
– Әни бәгърем, коткар мине! Аякны кисегез! – дип ыңгырашты Илшат.
– Түз инде, балам! Уколлар хәзер авыртуны басар.
– Әти җаным, аягым бик каты сызлый, – дип үкседе малай.
– Түз, сабыр ит, улым!
Авыртуга түзә алмыйча, шулай 3 көн буе кычкырды, елады, йоклый алмады, төннәрен саташты бала. Инде нишләргә, дип өзгәләнделәр Илшатның әти-әнисе. Зөлфия җәйге төн уртасында күрше авылда яшәүче фельдшерга торып йөгерде. Нурсөя килеп, Илшатның температурасын үлчәп карагач:
– Куркыныч, температурасы 40. Малаегызның хәле кискен начарлана, Зөлфия апа. Ашыгыч рәвештә район больницасына алып барырга кирәк, – диде ул.
Әтисе Фаяз төнлә машина эзләргә чыгып китте, шофер Миңнехан абый төнге йокысыннан торып, авыру баланы больницага илтергә риза булды. Инде тиздән ГАЗ-52 автомобиленең кабинасына утырган Илшат район больницасына бара иде.
Кырым аяклы итте
...Борынгы болгар бабайларның туган җирендә – Кубрат хан Бөек Болгар дәүләте төзегән Таман (хәзерге Кырым) ярымутравында Евпатория исемле матур шәһәр бар. Бу каланың исеме «Әби патша»га, ягъни Екатерина II гә бәйле, диләр. Кырым ханнары заманында аның татарча исеме Кизләү булган. 1783 елда Кырым ханлыгын Россия империясенә кушканнан соң, руслаштыру сәясәте башлана. Мәгърифәтле «Әби патша» фәрманы буенча, төрки-татар исемнәрен тизрәк оныттыру өчен, җирле халыкның – кырым татарларының тарихи хәтерен бетерү өчен, милли үзаңны юкка чыгару максатында, шәһәрләргә, авылларга, гомумән, күп кенә торак пунктларга русча-грекча яңа исемнәр кушканнар. Укымышлы Екатерина II борынгы грек патшасы Евпатор хөрмәтенә шушы шәһәрне Евпатория, ягъни «Евпатор и Я» дип атаган. Херсон, Феодосия, Керчь калалары да шул юл белән үзгәртелгән. Һәм шулай ук элекке Кырым ханлыгының күркәм, ак вә төзек шәһәрләрен: Акмәчетне – Симферополь, Солхатны – Иске (Старый) Кырым, Күктүбәне – Коктюбинск дип үзгәрткәннәр. Җефет-каланы, ягъни «яһүд каласы»н (татарча атамасы – Кырык йорт) тора-бара бөтенләй җимергәннәр. Тик шулай да безнең көннәргә кадәр сакланып калган кырым татар исемнәре күңелләрне сөендерә әле: Кырым ханнарының сарае урнашкан ямьле Бакчасарай, гүзәл Ялта, Алушта, Алупка, Саки шәһәрләре, Салачык бистәсе, Ыссык күл һ.б.лар.
...Ниһаять, язмыш Илшатны 1988 елның маенда Кырымга – Евпаториягә алып килде. Илшатның «хронический гематогенный остеомиелет» дигән куркыныч диагнозын дәвалау өчен, санаторий дәвасы кирәк иде. Әти-әнисе путевка артыннан йөри башладылар, аны алыр өчен байтак чаптылар. Танышлар аша Илшатның әнисе Казан Кремленә – ТАССРның Сәламәтлек саклау министрлыгына юл тотты. Анда аны министр урынбасары җылы кабул итте.
– Исәнмесез, Дания Рифкатовна! Без Сезнең янга улыбызны санаторийга җибәрүдә ярдәм итүегезне сорап килгән идек, – диде Илшатның әнисе, елмаеп.
– Без Сезгә путевка бирәбез Кырымга, Евпатория шәһәренә, – дип чиксез шатландырды министр урынбасары ярдәмгә мохтаҗ ананы. – Надежда Константиновна Крупская исемендәге балалар санаториена барырсыз.
Илшатның әнисе Зөлфия өенә кош тоткандай кайтты. Ел буе көткән путевка кулда бит, ниһаять! Нинди зур сөенеч! Кремльдән чыккач та, ана кеше башта Казан тимер юл вокзалына юл тотты, кассадан «Казан – Мәскәү» поездына дип, иртәгә кичке сәгать 8гә 20 сумга 2 билет сатып алды. Аннары электричкага утырып, район үзәгенә кайтып китте.
Шул рәвешле, юлга җыена башладылар. Илшатны әтисе Кырымга озата барырга ниятләде, чөнки әнисенең мәктәптә тавык чүпләп бетермәслек укыту эшләре бар. Җитмәсә, инде озакламый уку елы ахырына якынлаша иде.
1988 елның май ае иде. Кырым ярымутравы, Евпатория шәһәре. Н.К. Крупская исемендәге балалар санаторие. Почта адресы: 334320, Кырым АССР, Евпатория, Маяковский урамы, 11/2 йорт.
Санаторийга Илшат әтисе Фаяз белән 23нче майда килеп җиттеләр. Малайны әрмән врачы Жанна Арамовна карагач, 1нче корпусның 3нче этажына, 2нче палатага урнаштырдылар. Килгәч тә, аңа күңелсез булган иде. Хәзер инде Илшат ияләнеп килә. Ләкин барыбер туган ягын, туган йортын – әти-әнисен, әбисен, апайсын, сеңлесен сагына. Көләч йөзле, шат күңелле, тормыш сөючән татар язучысы Гадел Кутуй да «Сагыну» нәсерендә менә болай язган бит:
«Телеграмм баганасы – олы юлга маяк ул,
Сагынасыңмы дип сорыйсыз – сагынмаган кая ул!»
Әлеге нәсереннән Г.Кутуйның туган илен сагынуы бик ачык сизелә. Кардәшләре аннан: «Сагынасыңмы?» – дип сорыйлар икән. Аның бугазына төер тыгыла. «Мин төерне йота-йота җавап язам», – дигән язучы.
Иптәш малайлары Илшаттан да, «сагынасыңмы» дип сорыйлар. Аның бугазына да, авыр таш сыман, төер утыра. Күз төпләре дымлана, йөзеннән яшь тамчылары тәгәри, иреннәре шул шигъри юлларны пышылдый...
Татар халкының, Муса Җәлил кебек, икенче батыр улы, каһарман-шагыйрь Фатыйх Кәримнең «Сагындым» шигыре дә Илшат хәтерендә яңара:
«Идел буйларына тагын
Әйләнеп кайтсам иде.
Ал чәчәкләр арасында
Бер җырлап ятсам иде».
Кадерле әти-әнисе, классташ дуслары сагындыра татар малаен. Туган җире Татарстан сагындыра. Бик сагынды Илшат туган авылын, туган йортын!!!
...Илшат уйлады-уйлады да, көндәлек дәфтәр башларга булды. Көндәлек дәфтәр – гомернең бер көзгесе ул. Бу дөньяда күп кешеләр көндәлек дәфтәр алып барганнар. Үзләренең күргәннәрен куен дәфтәренә язганнар, мәсәлән, француз императоры Наполеон I Бонапарт, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов... Безнең герой Илшат та 1нче июльдән көндәлек дәфтәр башлады. Санаторийдагы хәлләрне көн саен язып барды:
«Санаторийның 1 ае узып та китте инде. Көн артыннан көн уза. Бу арада көннәр бик тиз үтәләр әле. Бүген – 1 июль.
Көн кояшлы. Саф һава. Иртәнге йокыдан сәгать 8дә тордык. Урын-җирне җыеп куйдык. Юынгычта салкынча су белән рәхәтләнеп юындык, тешләрне агарттык. Сәгать 9да иртәнге ашны ашадык.
Ашаганнан соң, мин автобуска утырып, пычрак дәвасына (грязелечениегә) киттем. 10 минут дәваландым, аннан соң душта коендым. Бүген пычрак дәвасының ахыргысы булды, барысы 10 сеанс иде.
Дәвалангач, үзебезнең корпуска кайтып, 2 сәгать ял итеп тордым (тәртип шундый). Ял иткәч, Кара диңгезгә су коенырга тәрбиячеләр Лариса Евстафьевна, Татьяна Сергеевна белән киттек. Комда кызындык, аннары 5әр малай су кердек. Су коенгач, тагын кызындык һәм икенче тапкыр су коендырдылар.
Җыенып, корпуска кайттык. Сәгать 1дә обед булды. «Тихий час» башланды. 5тә йокыдан уяндык. Полдникка алма согы, берничә телем ипи бирделәр. (Ипекәйне өстәмә дә алып була, ә сок 1 стакан гына.)
Сәгать 5 тулып 15 минутта Кара диңгезгә су коенырга киттек (тәрбиячеләр Анна Павловна, Тамара Сергеевна). Нәкъ шундый ук тәртиптә коендык. Бу баруда 2 мәртәбә коендым.
Җыенып, корпуска юл тоттык. 7дә кичке аш булды, аннан соң телевизор карадык. Кемдер китап укый, кемдер урамга саф һава суларга чыга. Санаторийда балаларны икегә аералар: ятып торучылар (лежачие) һәм йөрүчеләр (ходячие). Култык таягына таянып йөрүчеләр корпуста гына ашый, алар гел ятып кына тормый, урамга да чыгалар.
Үз аякларына басып йөрүчеләр отрядларга берләшеп, башка корпус ашханәсенә баралар. Кичке 8дә линейкага тезеләләр. Үткән көнгә йомгак ясала, иртәгесенә план кабул ителә һәм дежурлар билгеләнә.
Сәгать 9да бер стакан кефир эчтек. Аякларны юып (аяк юар өчен идәнгә урнаштырылган махсус юынгыч бар), йокларга яттык. Комиссия палаталарның чисталыгын тикшереп чыкты һәм тыныч йокы теләде.
Бүген – 2 июль. Йокыдан уяндык. Юындык. Иртәнге ашны ашадык.
Су коенырга киттек. Кояшта кызындык, ә мин арканы пешердем. Шуның өчен медсестра Инна Петровнадан миңа шелтә эләкте. Ләкин барыбер 2 тапкыр су коендым. Без 6 малай бергә коендык: мин, Сергей, Лысюк Сергей, «Борман» кушаматлы Санька (прическасы һәм кыска буе белән нәкъ фриц Борманга охшаган инде), Юра, Олег.
Җыенып, корпуска кайттык. Обед (кәбестә ашы, чеби ите белән ботка, компот) ашадык. Бик сусаган идем, компотны 2 стакан эчеп куйдым.
Аннан соң ял сәгате башланды. Әйбәт кенә йокладым. Торгач, полдник булды. Бер стакан алма согы белән ак ипи.
Су коенырга кабат киттек. Бу баруда инде кызынмадым. Тәрбияче Лариса Евстафьевна да кушмады. Аның каравы, 2 тапкыр су коендым.
Корпуска кайтып, кичкене ашадык (коймак, варенье, май, чәй, ак ипи).
21 сәгатьтә кефир эчтек, аның белән Кояшта пешкән аякларны майладым. Аркага Санька-Борман дустым кефир сөртте. Арка кипкәнче яттым, әрнүе дә бераз басылды.
Комиссия палаталарны тикшерде, ә без йокларга яттык. Тик төнлә 1нче палатадагы 8нче класс малайлары магнитофон уйнаттылар. Йокы бирмәделәр. Дежур врач кергәч, тавышлары тынды, тычкан мәчедән курыккан шикелле шым булдылар. Аннары рәхәтләнеп йокладык.
3.07.1988. Бүген йокыдан соң тордык. Тугызынчы ярты иде.
Урын-җирне җыеп куйдым, юындым. 9да инде ашарга китергәннәр иде: ботка, йомырка, кыяр, май, бер стакан кофе, ак ипи.
Бүген – якшәмбе. Көн кояшлы. Һава саф. Без иптәш малайлар белән Кара диңгездә рәхәтләнеп су коенабыз. Суның температурасы +24 С. Комда яткан килеш мин табигатьне күзәтәм. Аз гына җил дә искәли. Диңгез өстендә очкан җитез акчарлакларга сокланып карыйм, алар кебек ерак җирләргә очасы иде. Ак кораблар, катерлар, җилкәнле көймәләр диңгездә йөзәләр, аларга утырып дөнья гизәсе килә.
Су коену фәкать 10 минут булды. Бер генә кат коендык. Корпуска кайттык. Төсле телевизордан «Служу Советскому Союзу» тапшыруын карадык. Сәгать 11дә «Утренняя почта» башланды. Шулай итеп, төшке аш вакыты килеп җиткәнен сизми дә калганбыз.
Ял сәгатендә мин классташым Флүр дуска хат яздым. Аны почтага салырга дип, тәрбияче Анна Павловнага бирдем.
Полдникта закипянка белән чәй эчтек. Тәрбияче Людмила Павловна миңа «Ягода» дигән теш пастасын кибеттән сатып алган. Бәясе 35 тиен, Украина ССРның Харьков шәһәрендә ясалган, тәме әчкелтем.
Ял сәгатеннән соң диңгезгә бармадык, чөнки якшәмбе бер мәртәбә генә бару тиешле. Мин буш вакытта «Санаторийның бер көне» темасына әти-әнигә 4 бит хат яздым.
19 сәгатьтә кичкене ашадык: ботка, балык белән, булочка, май, чәй. Хат язуны дәвам иттем. Урамга чыгып, саф һава иснәп кердем.
Хәзер кефир эчәм, ә аннары аякны юып, йокларга ятам. Тыныч йокы!»
...
Илшат, ниһаять, 1 елдан соң култык таякларын бөтенләй ташлады. Җирдә үз аягыңа нык басып йөрүнең нинди зур бәхет икәнен ул шунда гына чын-чынлап аңлап бетерде. Авыруны җиңү иде бу! Чыннан да, кешелек тарихында бөек эз калдырган Кырымның кояшлы һәм бәрхеттәй йомшак табигате, мәгърур Кара диңгезнең сихәтле һәм бәрәкәтле тозлы суы Илшатка шифасын нык бирде. Аяксыз татар малаен Кырым аяклы итте.
Бандера оныгы белән татар малае орышы
Менә беркөнне санаторийда дәваланучы шаян-шук, шул ук вакытта шовинист рухлы рус малайлары бер аягына гына басып, култык таягы белән йөрүче татар малае Илшатны Көнбатыш Украинадагы Львов шәһәреннән килгән, үзен Степан Бандера нәселеннән санаучы шундый ук аяксыз хохол малае Олег белән сугыштырдылар. Ул гәүдәгә бераз калкурак күренә, борын төбенә инде кара мыек та төрткән. Кызык бит манзара: имеш, «Пересвет» ролендә украин малае, ә «Чалу би» урынында – Казан татары.
Әшәкелеккә хирыс, сугыштан тәм табучы рус малайлары башта тарихка кире кайтып, чынлыкта булмаган «татар-монгол иго»сын искә төшерделәр, идеологик корал ярдәмендә, әйтерсең лә, каннарын кыздырып алдылар.
– Вы, татары, сожгли древние русские города Рязань, Владимир, Киев...
– Русский народ 300 лет жил под татаро-монгольским игом...
Шул рәвешле, тамашачы ролендәге бу малайларга сугыш алды пропагандасы үткәрелде. Әлбәттә, әлеге 13-14 яшьлек яшүсмерләр чын, дөрес тарихны – Чыңгызхан оныгы Батый ханның Рязаньга җибәргән илчеләрен руслар үтергән өчен, шәһәр капкаларын ирекле рәвештә ачмаган өчен, татар-монголлар килеп, Рязань, Владимир, Киевны яндырганнарын белмиләр иде. Алар совет мәктәбендә патшабикә Екатерина II заказы буенча Николай Карамзин язган ялган тарихны гына укыйлар иде.
Аннан соң малайлар «оборонаны ныгыттылар»: «шухерга» 2 малайны бастырып куйдылар, озын коридор буйлап андый-мондый дежур врач яки медсестраның 4нче палатага таба килүе күренсә, «атас!» дип кычкырырга кирәк иде. Аннары Илшат белән Олегны палатаның уртасына – махсус әзерләнгән мәйданга чакырдылар. Култык таяклы, таза аякларына гына басып йөрүче ике «баһадир» кара-каршы бастылар: сөңге урынына һәркайсы бер култык таягын йодрыгына кысып тотты, ә аларның күзләре, котырган үгезнеке шикелле, кып-кызыл ут кебек яндылар.
– Бей татарина! – дип кычкырдылар шовинист рус малайлары.
– Не жалей татарина! – дип кычкырды Иркутскидан килгән кечкенә шовинист Игорек.
Шулай итеп, «Пересвет белән Чалу би орышы» башланды. Китте сугыш: тимер култык таяклары бер-берсенә килеп бәрелде, хәтта очкыннар чәчрәде, тимер тавышы тагын һәм тагын чыңлады... Шулчак кемдер «атас!» дип кычкырды. Иң элек сугыш уты кабызучылар һәм аларның тарафдарлары юрган астына качтылар, соңыннан гына ике яралы «батыр» үз караватларына барып аудылар.
Мәскәү татары Александр
Санаторийдагы малайлар арасында нәкъ Пушкинныкы кебек көдрә чәчле Александр исемле бер Мәскәү татары да бар иде. Аның да аягы авырта, култык таягы белән йөри иде. Әлбәттә, ул татар телен белми иде. Бервакыт җәйге балконда сөйләшеп торганда, Саша Илшат дустына русчалатып болай диде:
– Син Казаннан икәнсең, сиңа сер итеп кенә әйтәм, мин дә татар малае, чын исемем – Муса. Әйдә, дуслашыйк! – Минем татар икәнемне мондагы рус малайларына әйтә күрмә, – дип тә өстәргә онытмады.
– Нигә үз исемеңне яшерәсең, ник куркасың?
– Чөнки Мәскәүдә татарларны яратмыйлар, мәктәптә әгәр белсәләр, мине татар-монгол дип үчекләячәкләр.
– Ә син, минем кебек, курыкма! Мин бәйләнчек рус малайларына: «Мин – татар-монгол түгел, мин – Казан татары, безнең бабайлар болгарлар булган», – дип җавап бирәм. Әлбәттә, алар миңа ышанмый, һаман да үзләренекен тукыйлар, аларның үз туксаны – туксан.
– Менә шуңа күрә дә мин алардан татарлыгымны яшерәм, Александр исеме астында йөрим. Югыйсә, бабаем миңа исемне Муса дип куштырган, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил хөрмәтенә инде.
– Дөрес эшләгән бабаең, тик син үзең, куян сыман, куркак икән. Санаторийда үзем белән булган бер хәл турында сиңа да сөйлим әле. «СССР тарихы»ннан дәрес бетеп, тәнәфескә чыккач, миңа классташым Рязань малае Костя каныкты гына бит. Каршы да әйтеп карыйм, контраргументлар да китерәм. Юк инде, тәки бал корты шикелле бәйләнә дә бәйләнә. «Син – татар-монгол оныгы, синең бабайларың безнең Рязаньны яндырганнар», – дип бугазыма килеп ябышты юньсез, шовинист малай. Күлмәк якамнан тотып алды да буа башлады мине. Әле ярый, миһербанлы рус кызы Рита коткарып калды. Ике арага керде дә, мине яклап, теге усал Костяга ташланды:
– Илшат нинди монгол булсын ул, аның күзләре кысык түгел бит, – дип кычкырды кыз.
Шуннан соң гына Рязань малае явыз Костя бераз акылына килеп, кулларын Илшатның күлмәк якасыннан ычкындырган иде.
– Ниләр генә күрмәде инде минем бу башкаем, ә синең белән моннан соң дус та булмыйм, чөнки татарлыгыңнан куркасың син, Муса. Сатлыкҗан син, Саша!.. – дип сүзен бетерде Илшат, ачуы чыгып һәм тыраклый-тыраклый китеп тә барды.