Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ана карынындагы бала үлгән өчен табиблардан 4 миллион таләп итәләр

Йөкле хатын бала таптырганда табиблар сыйфатлы итеп ярдәм күрсәтмәделәр дип саный.

news_top_970_100
Ана карынындагы бала үлгән өчен табиблардан 4 миллион таләп итәләр
https://pixabay.com

Севастополь шәһәрендә яшәүче хатын дөньяга килмичә вафат булган баласы өчен 4 миллион сум компенсация таләп итә. Бу турыңа «Вести» каналы хәбәр итте.

Яралгының һәлак булуы нәтиҗәсендә китерелгән мораль зыянны компенсацияләү турындагы дәгъва Ленин районы судында карала. Бу дәгъва 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсенә карата белдерелә. Биредә ана һәм бала сәламәтлеген яклау үзәге урнашкан. Мораль компенсация таләп итүче хатын Севастополь шәһәренең Сәламәтлек саклау департаментына да дәгъва белдерә. 

Бу хатын йөклелеге нормаль уза иде дип сөйли. Тулгагы башлангач, ул ашыгыч ярдәм чакыра һәм йөкле хатынны хастаханәгә китерәләр. хатын сүзләренчә, бу вакытта бала исән була әле. Ләкин бу хатын бала тудыруда сыйфатлы ярдәм күрсәтмәү сәбәпле, аның нарасые карында һәлак булды дип саный.

Әлеге эшне суд 23 сентябрьдә тикшерәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100