news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ана капиталының прогрессив шкаласын ясарга тәкъдим иттеләр

news_top
Ана капиталының прогрессив шкаласын ясарга тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Гадел Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлары ана капиталының прогрессив шкаласын кертергә тәкъдим итте. Бу очракта пособие суммасы – икенче бала, ә соңыннан өченче бала тугач арта. Бу хакта РИА Новости яза.

«2026 елның 1 гыйнварыннан ана (гаилә) капиталын икенче бала тугач (уллыкка алгач) 933234 сум (466 617 х 2= 933234) һәм өченче яки аннан соңгы бала тугач (уллыкка алгач) 1399851 (466 617 х 3=1399851) сум күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә», – диелгән документның аңлатма язуында.

Шул ук вакытта, парламентарий балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменә вакыты чикләнмәгән статус бирергә, шулай ук 2026 елның 1 гыйнварыннан, өченче баласын тапкан яки уллыкка алган хатын-кызларга, аларның моңа кадәр дәүләт ярдәменең өстәмә чараларыннан файдалану-файдаланмавына бәйсез рәвештә, ана капиталы түләргә тәкъдим итте.

«Әниләр көне алдыннан без ана капиталы прогрессиясенә кагылышлы күптәнге тәкъдимебезне яңадан кертәбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, нәкъ менә ана капиталы – иң нәтиҗәле демографик чара булып тора», – дигән Миронов РИА Новостига.

Аның фикеренчә, бу үзгәрешләр күп бала табуга булышу өчен кирәк. Чөнки акчаларның күп өлеше беренче балага, азрагы икенче балага килә. Ә өченче балага федераль пособиеләр каралмаган, аларны түләү турында карарны субъектлар кабул итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар