Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ана капиталы акчасын куллану ысулларын күбәйттеләр – яңа законга күзәтү

Дәүләт Думасы кабул иткән яңа закон буенча ана капиталы ярдәмендә балага белем бирү мөмкинлеге була. Хәзер ата-аналар мондый акча белән шәхси эшмәкәрләр ачкан балалар бакчалары өчен дә түли ала. Бу һәм башка үзенчәлекләр турында «Казанские Ведомости» кыскача кулланма әзерләгән.

news_top_970_100
Ана капиталы акчасын куллану ысулларын күбәйттеләр – яңа законга күзәтү
Эльвира Мөбәрәкшина фотосы

Ана капиталын нинди белем алуга кулланып була?

Ана капиталы акчалары белән балалар бакчасыннан алып университетка кадәр булган төрле дәрәҗәдәге белем бирү учреждениеләрендә уку өчен түләргә була.  

Шулай ук:

  • белем бирү оешмасы биргән тулай торак өчен;
  • оешмада баланы караган, тәрбияләгән өчен түләп була .

Балага ничә яшь тулгач кулланырга?

Гадәттә, балага өч яшь тулганын көтәргә кирәк. Вузга укырга кергән вакытта яше 25тән узмаска тиеш.

Искәрмә – балалар бакчасы өчен түләү: бу очракта ана капиталыннан бала туганнан соң ук файдаланырга мөмкин.

Кемнең укуы өчен түләргә була?

Ана капиталын гаиләдә теләсә кайсы баланың укуы өчен тотарга ярый. Шулай ук бер үк вакытта берничә балага белем бирү өчен түләү мөмкинлеге дә бар.

Оешмаларга нинди таләпләр?

Оешма Россия территориясендә урнашкан һәм аның тиешле лицензиясе булырга тиеш.

Моннан тыш, Дәүләт Думасы 15 июль көнне яңа закон кабул итте. Яңа канун шәхси эшмәкәрләрнең хезмәте өчен түләргә рөхсәт бирде, әмма бу эшчәнлек баланы укытуга юнәлдерелгән булырга тиеш. Элек ата-аналарга мондый хокук бирелмәгән иде.

Гаризадан тыш нинди документлар кирәк?

Ана капиталын нәрсәгә тотарга җыенуга карап: түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турында килешү яки түләүле балалар бакчасы белән килешү күчермәсе кирәк булачак. Тулай торак өчен түләргә җыенсагыз – түләү суммасы һәм сроклар күрсәтелгән килешү, оешмадан баланың тулай торакта яшәвен раслый торган белешмә.

Шулай ук ана капиталы сертификатын алучының шәхесен раслый торган документлар да кирәк була.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Гаризаны онлайн рәвештә Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була. Шулай ук яшәү урынына карамастан, Пенсия фондының яки күп функцияле үзәкләрнең территориаль органнарына язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Ольга Ильина

Алена Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100