news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ана капиталына ничә квадрат метр торак алып була?

news_top
Ана капиталына ничә квадрат метр торак алып була?
Фото: © «Татар-информ»

2025 елда беренче бала өчен ана капиталына (690 300 сум) Казанда икенчел базарда нибары 3,5 кв. метр торак сатып алырга мөмкин. Бу хакта «Татмедиа» телеграм-каналында хәбәр ителә.

Бу – Россиянең зур шәһәрләре арасында иң түбән күрсәткечләрнең берсе. Апрельдә Казанда квадрат метрның уртача бәясе 197 228 сум тәшкил иткән, 1 ел эчендә 7,4 процентка арткан.

Яр Чаллыда ана капиталы түләвенә 6 кв. метрны 115 300 сумнан алырга мөмкин. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 0,1 кв. метрга кимрәк. Биредә бәяләр үсеше 11,9 процент тәшкил иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар