news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ана капиталы программасын яңартачаклар

news_top

Россия Хөкүмәте ана капиталы программасының яңартылган версиясен әзерли. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итте. Тәкъдимнәрне декабрьдә игълан итәргә планлаштыралар. Бу турыда «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итте.

«Ана капиталы темасы буенча эшлибез. Тема катлаулы, декабрьгә өлгерергә тырышабыз», – диде вице-премьер.

Программаны нинди үзгәрешләр көтүе әлегә билгеле түгел.

Искәртеп үтәбез: Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко ана капиталын күп балалы гаиләләргә ярдәмгә юнәлтергә тәкъдим иткән иде. Шулай ук ул икенче һәм аннан соңгы балаларга түләнә торган сумма беренче бала өчен бирелгән суммадан ким булмаска тиешлеген ассызыклады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар