Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ана капиталы ничә сумга артачак?

Киләсе елда Россиядә ана капиталы 3,7 процентка артачак.

news_top_970_100
Ана капиталы ничә сумга артачак?
pixabay.com/ru

Киләсе елда Россиядә ана капиталы 3,7 процентка артачак. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Димәк, 2021 елда беренче бала өчен 483 882 сум түләнәчәк. Ә беренче бала өчен түләү алмаганнарга 639 432 сум биреләчәк. Әгәр гаилә моңа кадәр ана капиталы алган икән инде, икенче балага өстәмә 155 550 сум акча түләнәчәк.

Ана капиталы программасы Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2020 елның 1 мартында киңәйтелде.

2021 елда ана капиталы түләү өчен барлыгы 443,3 млрд сум акча планлаштырылган.

«Хезмәт министрлыгы исәпләүләре буенча, 2021 елда ана капиталын 1,2 млн гаилә алачак», — диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100