Ана капиталы кайчан артачак һәм ничә сум булачак?
Ана капиталы киләсе елда индексацияләнми.
Ана капиталы 2016 елдан соң беренче тапкыр 2020 елда индексациялә. Шулай итеп аның күләме 470 мең сумга җитә. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов
«Бүгенге көндә ана капиталының күләме 453 мең сум тәшкил итә. 2020 елга ул 17 мең сумга диярлек артып, 470 мең сумга җитәчәк», — дигән парламентарий.
- 2019 елда ана капиталы индексацияләнми. Ул 453 мең сум тирәсе була. Ана капиталы яшь гаиләләргә ярдәм чарасы буларак һәм туучылар санын арттыру максатыннан 2007 елда бирә башладылар. Башта аның күләме 250 мең сум тәшкил итә иде.