
2025 елда ана капиталы 9,5 процентка индексацияләнде. Шулай итеп, 1 бала өчен гаилә якынча 690,3 мең сум, ә 2 бала өчен якынча 912,2 мең алачак. 20 процент минималь башлангыч кертемне исәпкә алып, ана капиталы булган гаиләләр, яңа төзелештә 1 бала белән 3,5 млн сумга кадәр, яки, өстәмә кертемнәрсез, 2 бала белән 4,6 млн сумга кадәр фатир сатып алырга мөмкин. «Яндекс Недвижимости» экспертлары «Татар-информ»га шундый нәтиҗәләр турында сөйләде.
Сервис тикшеренүе нигезендә, Казанда ана капиталы һәм ташламалы ипотека булган гаиләләр өчен яңа төзелгән фатирларны сайлау бик чикләнгән. Бу, кагыйдә буларак, студия яки 1 бүлмәле фатирлар. Процент нисбәтендә күрсәткеч 0,02 процент тәшкил итә.
2 балалы гаиләләр өчен вазгыять бераз яхшырак: ташламалы ипотека һәм ана капиталы бюджеты чикләрендә Казандагы яңа төзелгән йортларда фатирларның 2,5 проценты файдаланырлык. Өстәвенә, студияләр һәм 1 бүлмәле фатирлар тигез санда тәкъдим ителгән.
10 елга ипотека алучы 1 балалы һәм 690 мең сумлык ана капиталы булган гаилә өчен айлык түләү якынча 30 мең сум тәшкил итәчәк. 912 мең сумлык ана капиталын кулланган 2 балалы гаилә өчен түләү, сатып алына торган торакның потенциаль бәясе югарырак булганга (4,6 млн сум), 40 мең сумга кадәр үсәчәк.