Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ана капиталы, бердәм пособие, алдан пенсиягә чыгу: Татарстанда гаиләләр нинди ярдәм ала

news_top_970_100
Ана капиталы, бердәм пособие, алдан пенсиягә чыгу: Татарстанда гаиләләр нинди ярдәм ала
Йөклелек һәм бала табу яки декрет түләүләре эшләүче хатын-кызларга эшкә сәләтсезлек кәгазе буенча бирелә.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда яшәүчеләр бала тапканнан соң берьюлы берничә социаль түләү алырга мөмкин. Татарстан буенча Россия Социаль фонды гаиләләргә бала тууга әзерлек вакытыннан башлап, бала балигъ булганчы диярлек ярдәм итә. Татарстанда гаиләләргә нинди түләүләр каралганы турында «Татар-информ» язмасында.

«Татарстан буенча Россия Социаль фонды балалы гаиләләргә бик күп ярдәм чаралары тәкъдим итә»

Россия Социаль фонды мәгълүматлары буенча, эшләүче һәм эшләмәүче әниләр йөклелек һәм бала табу буенча пособие, бала тугач түләнә торган бердәм пособие, 1,5 яшькә кадәр бала караган өчен пособие, балалар өчен туганнан алып 17 яшькә кадәр түләнә торган бердәм пособие, шулай ук гаиләнең мохтаҗлыгын бәяләгәннән соң, ана капиталыннан айлык түләү алырга мөмкин.

«Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе балалы гаиләләргә бик күп ярдәм чаралары тәкъдим итә. Иң төп түләүләр – әни булуга һәм бала тууга бәйле түләүләр, айлык түләүләр, ана (гаилә) капиталы», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Бала туганнан соң түләнә торган бердәм пособие әтигә яки әнигә, яисә опекунга бала туганнан соң түләнә. Йөклелек һәм бала табу буенча пособие яки декрет түләүләре эшләүче хатын-кызларга эшкә яраксызлык кәгазе буенча түләнә. 1,5 яшькә кадәр бала караган өчен айлык түләү бала карау ялында булган әтигә яки әнигә, яисә якын туганына түләнә.

Ана (гаилә) капиталы беренче, икенче һәм аннан соң туган яки уллыкка алынган бала өчен бирелә.

«Бу – балалы гаиләләргә иң саллы ярдәм. Ана (гаилә) капиталы программасы Россиядә 2007 елдан бирле эшли. Ул башланганнан бирле, индексацияләр аркасында, дәүләт ярдәме күләме 3 тапкырга артты», – диде Эдуард Вафин.

Ана (гаилә) капиталы беренче, икенче һәм аннан соң туган яки уллыкка алынган бала өчен бирелә.

Фото: © «Татар-информ»

2025 елда ана капиталы 9,5 процентка индексацияләнгән

Бу программа гаиләләр өчен чын бәйрәм булды, әлеге ярдәм гаиләләргә киләчәккә ышанычлырак карарга мөмкинлек бирде, диде Татарстан буенча Социаль фонд идарәчесе. Аның сүзләренчә, ана капиталы – «Гаилә» проектының «энҗе бөртеге». Программа Россиядә 2030 елга кадәр озайтылды.

Башта ата-аналар ана капиталын икенче бала тугач ала иде, әмма 2020 елдан бу ярдәм беренче бала тугач та бирелә башлады. Быел ана капиталы күләме 9,5 процентка индексацияләнде. Хәзер әти-әниләр беренче бала өчен 690 266 сум ала. Беренче балага ана капиталы алганнан соң, гаиләдә икенче бала туган өчен түләү 221 895 сумга кадәр арттырылган. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле Татарстанда 435 мең гаилә сертификат алган.

«2025 елда ана капиталы программасы буенча Татарстандагы 16 344 гаиләгә 4,23 млрд сум бүленгән, 7600 сертификат бирелгән», – диде Эдуард Вафин.

Программа әлеге акчаларны тотуның 5 юнәлешен билгеләгән. Аларның иң популяры – торак шартларын яхшырту. Татарстандагы 300 меңнән артык гаилә акчаны шушы максатлар өчен тоткан инде.

Ана капиталын шулай ук балаларны укытуга тотарга була – моны 64 мең гаилә кулланган. Шулай ук балага 3 яшь тулганчы айлык түләү итеп алырга, ата-ананың тупланма пенсиясенә тотарга, инвалид балага товарлар яки хезмәтләр сатып алганда тотарга була. Капиталның 10 мең сумнан артмаган калган өлешен бердәм түләү итеп тә алып була.

3 яше тулмаган балаларга ана капиталыннан айлык түләү җан башына уртача керем төбәктәге хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумының икеләтә күләменнән артмаган гаиләләргә бирелә.

Аз керемле гаиләләр өчен бердәм пособие – Татарстанда социаль ярдәмнең иң киң таралган төре.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2025 елда Татарстандагы гаиләләр 9,28 млрд сумлык пособие алган

Аз керемле гаиләләр өчен бердәм пособие – Татарстанда социаль ярдәмнең иң киң таралган төре. Аны 17 яше тулмаган балалары булган гаиләләр яки йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан авырлы хатын-кызлар ала.

«Пособие мохтаҗ булуны комплекслы бәяләгәннән соң билгеләнә. Түләү күләме гаиләнең кеременә бәйле һәм бала яки төбәктә эшкә сәләтле кеше өчен яшәү минимумының 50, 70 яки 100 процентын тәшкил итә», – диде Эдуард Вафин.

Татарстан буенча Россия Социаль фонды белгечләре 2025 елда бу ярдәмне 43 265 балага һәм авырлы булган 1 871 хатын-кызга билгеләгән. Түләүләрнең гомуми суммасы – 9,28 млрд сум. 2024 елның шушы вакытында бердәм пособие 70 526 балага һәм йөкле булган 2 398 хатын-кызга билгеләнгән, түләүләрнең гомуми суммасы 8,6 млрд сумны тәшкил иткән.

Ел башыннан бирле Татарстандагы гаиләләргә яңа туган бала өчен бердәм пособие алу җиңеләйде.

Фото: © «Татар-информ»

Яңа туган бала өчен бердәм пособие алу җиңеләйде

Ел башыннан бирле Татарстандагы гаиләләргә яңа туган бала өчен бердәм пособие алу җиңеләйде.

«Әгәр әти-әниләр олы балалары өчен түләү ала икән, төбәк Социаль фонды яңа туган бала өчен бердәм пособиене проактив рәвештә, мохтаҗлыкка комплекслы бәяләмә ясамыйча гына, шул ук күләмдә билгели», – дип аңлатты Вафин.

Гаилә бердәм түләүне яңадан рәсмиләштерү өчен бөтен балаларга берьюлы гариза бирә ала.

«Түләү өчен әни яки әти, шулай ук уллыкка алган кеше яки опекун мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта гариза бирүче дә, түләү билгеләнә торган бала да безнең ил гражданины булырга һәм Россиядә даими яшәргә тиеш», – дип өстәде Вафин.

Күп балалы әниләр пенсиягә алданрак чыга

Эдуард Вафин сүзләренчә, Татарстандагы әниләр өчен иң саллы ташламаларның берсе – пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы.

«Бу ташламаны файдалану өчен хатын-кыз 3 һәм аннан да күбрәк бала табып тәрбияләргә, шулай ук кимендә 15 ел иминият стажы булырга тиеш. Пенсиягә чыгу яше бала санына бәйле», – дип аңлатты Татарстан буенча Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе.

Хатын-кыз 3 бала тәрбияләсә, пенсиягә 57 яшьтә чыга ала. 4 бала анасы – 56 яшьтә, ә 5 һәм аннан да күбрәк бала әнисе 50 яшьтә пенсиягә чыгу хокукына ия.

Социаль фонд башка төрле ярдәмнәр дә күрсәтә. Мәсәлән, инвалид балаларга тернәкләнү өчен техник җайланмаларны, шулай ук шифаханәдә дәвалануны һәм анда барып кайту өчен юл бәясен түли.

Барлык социаль түләүләр дә ел саен индексацияләнә. Аларны теркәү өчен гариза бирүче кеше мохтаҗлыкның билгеле бер критерийларына туры килергә тиеш. Күпчелек ярдәм чараларын алу өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында, Күп функцияле үзәктә яки Россия Социаль фондының клиент хезмәтләрендә тапшырырга була.

Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100