Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ана капиталы, балалар өчен универсаль пособие, минималь хезмәт хакы күпмегә арта?

news_top_970_100
Ана капиталы, балалар өчен универсаль пособие, минималь хезмәт хакы күпмегә арта?
"Татар-информ" архивы

2023 елда Россиядә ана капиталы күләме артачак. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, беренче балага 590 мең сум тирәсе түләнәчәк.

«Икенче балага ул 780 мең сумга якын булачак», – диде Котяков социаль мәсьәләләр буенча киңәшмәдә.

Россия Президенты Владимир Путин Россиядә ана капиталы программасын озайтулары турында искә төшерде. «Ел саен миллионга якын гаилә ана капиталы ала. Бу программа 2026 ел ахырына кадәр озайтылды», – диде ул.

Искәртик, элегрәк Путин Россия гаиләләренең фәкыйрьлеге куркынычын минимумга калдырырга һәм аларга ярдәм чараларын көчәйтергә чакырды.

Антон Котяков сүзләренчә, балалы гаиләләр өчен бердәм пособиенең уртача күләме 13 900 сум тәшкил итәчәк. 

Элегрәк Котяков әйтүенчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан бала туу һәм тәрбияләү өчен айлык бердәм түләүгә күчү каралган. Бу түләү бүген гамәлдә булган 7 ярдәм чарасын берләштерә һәм гаиләләргә бала туганнан алып 17 яшькәчә бердәм шартларда бюджеттан ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк.

«Яңа пособие социаль казначылык принциплары буенча биреләчәк, ягъни электрон рәвештә, белешмәләр җыймыйча бирелгән бер гариза нигезендә. Пособие билгеләнгәндә мохтаҗлыкка комплекслы бәя бирелә. Пособие күләме турында әйттем. Безнең илдә мондый пособиенең уртача максималь күләме 13 900 сум тәшкил итә», – диде Котяков Россия Президенты Владимир Путин белән балалы гаиләләргә ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмәдә.

Шулай ук ул бу түләүләрне финанслау федераль бюджет һәм Россия төбәкләре бюджетлары хисабына башкарылачагын билгеләп үтте.

1 гыйнвардан Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) һәм яшәү минимумы инфляциядән югарырак булачак, диде Антон Котяков.

Шул ук вакытта ул Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме белән яшәү минимумы арасындагы аерманы 30 процентка арттырырга кирәк булачагына игътибар итте.

Якындагы өч елга федераль бюджетта Россиядә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үсеше темпы яшәү минимумыннан югарырак билгеләнде, һәм өч еллык нәтиҗә буенча аерма 10 процентка җитәчәк, дип хәбәр итте Котяков.

«Быел хезмәт өчен минималь түләү күләме инфляциянең тиз үсүе шартларында ике этапта артты. Артуның икенче этабы 2023 елның 1 гыйнварыннан була. Ягъни яшәү минимумының зурлыгы да, хезмәт өчен түләүнең минималь күләме дә көтелгән инфляциядән югарырак артачак», – диде ул.

Әти-әниләр эшкә чыкканда яки аларның хезмәт хакы аз гына арта икән, алар балаларга түләү алу хокукын югалтырга мөмкин. Шул ук вакытта гаиләнең гомуми кереме пособиеләр буенча алган керемнән түбәнрәк булырга мөмкин, диде РФ Президенты Владимир Путин һәм бу проблеманы хәл итәргә чакырды. Хәл итү юлының берсе сыйфатында, ул мондый гаиләләргә пособиеләрнең бер өлешен булса да түләүне дәвам итәргә тәкъдим итте.

Ата-аналар өчен эшкә чыгарга һәм яңа, яхшы түләнә торган һөнәрләр үзләштерергә өстәмә мөмкинлек һәм стимул булдырырга кирәк, дип ассызыклады Президент балалы гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә.

«Бу мәсьәләне хәл итүнең төрле алымнары бар. Әгәр гомуми керем күләме кимесә, кешеләр азрак салым түләсен өчен төзәтмәләр кертергә, яки өлешчә пособие түләргә. Монда төрле алымнар булырга мөмкин, мин сезнең моның белән шөгыльләнүегезне беләм, озакка сузмауны һәм килештерелгән карар кабул итүегезне үтенәм», – диде ул.

Гаиләгә, аталарга, аналарга һәм балаларга ярдәм итү чаралары гарантияләнәчәк һәм якын арада хакимият «агымдагы кыенлыкларга һәм чакыруларга» карамастан, аларны арттырачак, дип өстәде Путин. «Сүз Россиянең киләчәге турында бара, һәм без барыбыз да сезнең белән моны бик яхшы аңлыйбыз», – дип нәтиҗә ясады ул.

«Татар-информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча әзерләнде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100