2025 елда ана капиталын кулланып йорт алу тәртибен эксперт Оксана Васильева сөйләгән. Бу турыда «Российская газета» яза.
Иң беренче эш итеп, тиешле таләпләргә туры килгән йорт табыгыз: ул яшәү өчен яраксыз дип танылмаган, дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алынмаган, безнең ил территориясендә урнашкан булырга тиеш.
Аннан соң сатучы белән сатып алу-сату килешүе буенча түләү шартларын сөйләшегез һәм килешү төзегез. Әгәр килешүдә кичектереп түләү шарты (рассрочка) һәм милеккә хокук түләп бетергәч кенә күчү каралган булса, Социаль фондка ана капиталы акчасын куллану турында гариза белән мөрәҗәгать итегез.
Әгәр килешүдә түләүне кичектерү булмаса һәм милеккә хокук сатып алудан соң ук күчү каралган булса, Росреестрда милеккә хокукның күчүен теркәгез, аннан соң Социаль фондка мөрәҗәгать итегез, дип искәртте белгеч.
Моның өчен кирәкле документларны әзерләргә кирәк. Иң беренче – ана капиталына исемле сертификат. Сертификат хуҗасының яки аның вәкиленең паспорты кирәк, ә вәкил катнашкан очракта, килешү төзү өчен ышаныч кәгазе булырга тиеш. Шулай ук Росреестрдан йорт һәм җир хокуклары турында мәгълүматны күрсәтүче өземтә, сатып алу-сату килешүенең күчермәсе кирәк. Анда йорт бәясе җир участогыннан аерым күрсәтелергә тиеш. Әгәр йорт кичектереп түләү шарты белән (рассрочкага) сатып алынса, килешү буенча бурыч күләме турында таныклык таләп ителә. Сату-алу килешүе гаилә башлыгы – ир кеше белән башкарылса, аның паспорты һәм никах турында таныклык та кирәк.
Моннан тыш, торакның яшәү өчен яраклылыгы турында нәтиҗә күрсәтергә кирәк. Мондый документны район администрациясендә алырга мөмкин, анда махсус ведомствоара комиссия эшли.
2025 елның 1 гыйнварыннан башлап, торакның яшәү өчен таләпләргә туры килүе турында нәтиҗә булмаса, ана капиталы акчасын куллану кире кагыла ала, дип кисәтте Васильева. Ул бу нәтиҗәнең 1 ел дәвамында дөрес булуын ачыклады.
Социаль фондта ана капиталы акчасын куллану турында гариза язарга һәм кирәкле документларны тапшырырга кирәк.
Шуннан соң Социаль фондтан акчаның сатучының хисабына күчерелүен көтегез, ди белгеч.